Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы 2024 елның 22 сентябренә кадәр «Бурычлы» дигән шартлы исем астында оператив‑профилактик чара үткәрә.
Октябрьский эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан тулы күләмдә түләнергә тиеш. Административ штрафны үз теләге белән, законда билгеләнгән срок — 60 көн эчендә түләмәгән очракта, полиция хезмәткәре мәҗбүри түләтү өчен административ штраф салу турындагы карарның күчермәсен суд приставлары хезмәтенә җибәрә. Бер үк вакытта Административ хокук бозу турында РФ Административ хокук бозулар кодексы 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча эш кузгатыла (административ штрафны законнарда каралган срокта түләмәү), һәм административ беркетмә карау өчен җәмәгать судына юллана.
Исегезгә төшерәбез, РФ Административ хокук бозулар кодексы 20.25 маддәсенең 1 өлеше санкциясендә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, шулай ук түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салу каралган, әмма бер мең сумнан да ким түгел.
Элек салынган штрафларны ирекле түләргә теләмәгән гражданнарга карата мәҗбүри штрафларны түләтү өчен шәһәрнең суд приставлары‑башкаручылар хезмәтенә карарларның 362 күчермәсе җибәрелгән. Октябрьский эчке эшләр бүлеге халыкны административ штрафларны вакытында түләргә чакыра. Административ штраф суммасын түләү теләсә кайсы банкта башкарыла ала.
Административ штраф булу турындагы белешмәләрне гражданнар шәһәрнең полиция бүлегендә түбәндәге адрес буенча белешә ала: Академик Королева ур., 7нче йорт, 133 кабинет, яисә Дәүләт хезмәтләре порталында.