Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
11 сентябрь , 15:05

Юллар — һәлакәт чыганагы

Узган атнада Октябрьский шәһәре территориясендә 16 юл‑транспорт һәлакәте теркәлгән.

Юллар —  һәлакәт чыганагы
Юллар — һәлакәт чыганагы

Ике транспорт чарасы үзара сигез тапкыр бәрелешкән, биш тапкыр туктап торган транспорт чарасына, берәр тапкыр киртәгә һәм велосипедчыга килеп бәрелгән.
Профилактик чаралар вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 168 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, алты машина йөртүче исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.
6 августта Чкалов урамындагы 45/1нче йорт янында балигъ булмаган машина йөртүче катнашында юл‑транспорт һәлакәте теркәлгән. 16 яшьлек үсмер, ВАЗ‑21083 автомашинасы белән идарә иткәндә, көйләнмәгән юл чатыннан узганда, Чери автомашинасына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Юл‑транспорт һәлакәтендә катнашучыларның берсе дә зыян күрмәгән, транспорт чаралары механик җәрәхәтләр алган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: