Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
11 сентябрь , 16:16

Балалар — канәгать, полицейскийлар — шат

Октябрьский полициясе хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясендә катнашты.

Балалар — канәгать, полицейскийлар — шат
Балалар — канәгать, полицейскийлар — шат

Шәһәрнең эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Айдар Төхбәтуллин, бүлек начальнигы урынбасары, шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Рузил Зиннәтуллин һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор полиция майоры Лилия Зәйнуллина авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булдылар.


Чаралар барышында хокук сакчылары ике күп балалы гаиләне ачыклады, аларда ата‑аналар балаларын белем бирү учреждениеләренә йөрү өчен кирәкле әйберләр белән тулысынча тәэмин итә алмавы беленде.
Балаларга кием сертификатлары һәм мәктәп канцеляриясенең тулы җыелмасы тапшырылды. Хәзерге вакытта бу гаиләләрдә тәрбияләнүче барлык балалар да бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән һәм алар яңа уку елын яхшы кәеф белән каршы алганнардыр, дип ышанасы килә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: