Туган як
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
5 сентябрь , 13:44

Чираттагы капкан

Октябрьскийда яшәүче хатын‑кыз эш табарга теләгән, ләкин ул мошенниклар корган капканга эләккән.

Чираттагы капкан
Чираттагы капкан

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын‑кыз социаль челтәрдә эш эзләү турында белдерү бастырган. Берничә көннән аңа билгесез номердан шалтырату керә, аңардан эш кирәкмиме дип кызыксыналар, ханым әйе дип җавап биргән. Аны читтән торып акча эшләргә өйрәтә башлаганнар һәм алга таба аралашу өчен чатка мессенджер ботын язарга киңәш иткәннәр.
Әлеге чатта язышу барышында аңа исәп‑хисап счетын ачу өчен шәхси номерының счетын тулыландырырга кирәк, дигәннәр. Янәсе, бу счетка киләчәктә ул эшли торган акчалар «утырачак». Хатын‑кыз 6 мең сумга якын акча белән счетын тулыландырган. Күчерүне башкарганнан соң аңа СМС хәбәр килә, ул күрсәтелгән кодны җибәреп, җавап смсында түләүне раслауны сорый. Барлык үтенечләрне үтәп, тагын бер смс килгән, анда түләү кабул ителде дип язылган була. Аптырап калган ханым аның белән җинаятьчеләр элемтәгә керергә мөмкин дип шикләнә. Ул чат ботта аралашудан туктый һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: