Туган як
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
21 август , 11:24

Мошенниклыкның чиге юк

Кырыкалдарлар кешеләрне «урлыйлар»!

Мошенниклыкның чиге юк
Мошенниклыкның чиге юк

Стәрлетамакта яшәүче хатын‑кыз үзенең апасы Венерага шалтырата (исеме үзгәртелде), ләкин аның урынына ир‑ат тавышы җавап бирә, ул дәһшәтле тон белән туганы урланган, аны азат итү өчен акча таләп ителә, дип хәбәр итә. Куркуга төшкән хатын полициягә шалтырата һәм шунда ук апасы янына килә.
Моңа кадәр Венерага мошенник шалтыраткан һәм үзен техник ярдәм хезмәткәре дип таныштырып, телефонга янәсе яңартылган мобиль кушымта урнаштырырга күндергән.
Саубуллашып, ярдәмчел ялган белгечкә рәхмәт әйтеп, Венера өй эшләре белән шөгыльләнә башлаган. Бераз соңрак аның өенә курыккан туганнары бәреп кергәч, ул гаҗәпкә калган.
Чынлыкта, мошенниклар, «яңартылган» кушымта урнаштырып, Венера телефонына читтән торып керү мөмкинлеге алганнар һәм аның счетыннан 583 мең сум акча урлаганнар. Ләкин бу гына аларга җитмәгән. Зыян күрүченең сеңлесеннән кергән чакыруны тотып алып, алар янәсе урланган апасы өчен акча таләп итә башлаганнар.
Бернинди очракта да бил­геле булмаган кушымталарны телефоннарыгызга урнаш­тырмагыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: