Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
4 июль , 11:22

Беркатлылык күңелсез нәтиҗәләргә китерә

Республика халкы тәүлек эчендә мошенникларга 9 миллион сумнан артык акча биргән.

Беркатлылык күңелсез нәтиҗәләргә китерә
Беркатлылык күңелсез нәтиҗәләргә китерә

Бер көн эчендә республика Эчке эшләр министрлыгында 29 алдау очрагы теркәлгән.
Уфа шәһәренең полиция бүлегенә 21 яшьлек хатын‑кыз мошенниклар тарафыннан 1 миллион 328 мең сум акча урлану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Явыз ниятле кешеләр корбанның кесә номерына криптовалютага инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү тәкъдиме белән шалтыратканнар. Зыян күрүче банктан 508 мең сумлык кредит алган. Аларга 820 мең сум шәхси акчаларын өстәп, явыз ниятле кешеләр әйтеп торган хисапка күчергән. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык турын­да шундый ук гариза белән пенсионер Уфа шәһәренең 7нче полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар 1 июньнән 30 июньгә кадәр хатын‑кыз белән бил­гесез абонент номерлары аша инвестицияләр кертү тәкъдиме белән элемтәгә чыккан. Беркатлы пенсионер интернетта акча эшләргә өметләнгән. Ләкин аңа бәхет елмаймаган — ул алдакчылар белән очрашкан. Хатын‑кыз төрле банкларда ике кредит рәсмиләштергән һәм акчаларны билгесез банк счетларына күчергән. Аферистлар корбаннан 1 млн 800 мең сум акча тартып алган.
Хөрмәтле гражданнар! Уяу булыгыз. Инвестицияләр кертү сылтавы белән мошенниклар республика халкыннан миллионнарча сум урлыйлар. Кәрәзле элемтә һәм мессенджерлар аша таныш булмаган номерларга җавап бирмәгез. Онытмагыз, һәркем шундый схемаларның корбаны була ала.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: