-4 °С
Болытлы
Шул вакытта аның күңелендә шик уяна, әмма телефонның теге очындагы таныш булмаган кеше үз корбанын Федераль салым хезмәтенең рәсми телеграм аккаунтына «ялгыш» исәптән чыгарылган акчаларны кире кайтару өчен күчәргә күндерә. Укытучыны телефон экранында дәүләт органының чын эмблемасы булуы тәмам ышанырга мәҗбүр итә, ә тасвирламадагы сылтама Русия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына алып бара.
Ахыр чиктә якташыбыз 3 миллион сумнан артык акчасын югалта, ул аларны үз куллары белән, салым хезмәтенең ялган хезмәткәре күрсәтмәсе буенча, имеш, мультивалюта сервисы эчендә кредит лимитын яңадан теркәү өчен, мошенниклар счетына күчерә.