Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
20 июнь , 12:46

Кеше китә — батырлыгы кала

Русия полициясенең 306 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Октябрьский хокук сакчылары җәмәгатьчеләр белән берлектә берничә чара үткәрде

Кеше китә —  батырлыгы кала
Кеше китә — батырлыгы кала

Тантаналы чараны Октябрьский эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Вадим Хөснуллин һәм эчке хезмәт подполковнигы Айдар Төхбәтуллин ачты.
Бүлек җитәкчелеге Эчке эшләр министрлыгының шәхси составын һәм ветераннарын бәйрәм белән котлады.
Полиция хезмәткәрләре һәм ветераннар өчен Батырлык дәресен Октябрьский эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый совет әгъзасы — шәһәр сугыш хәрәкәтләре һәм Кораллы Көчләр ветераннары комитеты рәисе Мәсгут Галләмов үткәрде. Чарага шулай ук иҗтимагый совет әгъзасы, бүлек ветераннар советы рәисе, от-с­тавкадагы милиция подполковнигы Радик Еникеев һәм отставкадагы милиция майоры Фаат Шәрипов чакырылды.
РФ Төньяк‑Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында Илшат Вәлиәхмәтов 2000 елның 23 ноябреннән 2001 елның 12 февраленә кадәр БР Эчке эшләр министрлыгының СОМ‑2 сугышчысы‑милиционеры сыйфатында Чечен Республикасының Новогрозненский бистәсендә хокук тәртибен тәэмин итү буенча мобиль отряды сос­тавында командировкага юллана.
2001 елның 10 гыйнварында СОМ‑2 командирын Грозный шәһәренә озата барганда, автомашинага юл буендагы җимерелгән бинадан ут ачалар. Илшат Хәмит улы сиздермичә генә атыш барган бинага якынлаша һәм, граната ыргытып, дошманны юк итә. Аның оста гамәлләре аркасында шәхси составта югалтуларга юл куелмый. Чечен Республикасы территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә хезмәт бурычын лаеклы үтәгән, тормыш өчен куркыныч белән бәйле гамәлләрдә катнашкан, шул ук вакытта һөнәри осталык һәм батырлык күрсәткән өчен, РФ Президенты Указы белән полиция майоры Илшат Вәлиәхмәтов, Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең патруль‑пост хезмәте аерым ротасы командиры, «Җәмәгать тәр­ти­бен саклауда аерымлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
2010 елның 18 ноябрендә милициянең өлкән лейтенанты (хәзерге полиция подполковнигы) Вилмир Миңнеханов Эчке эшләр бүлеге бинасына керү режимын гамәлгә ашыра. Кичке вакытта билгесез берәү килеп керә. Эчкә узарга тырышкан кеше шулчак кулына пычак ала һәм офицерга берничә тапкыр кадый. Чыгып качарга омтылыш ясаган бандитны Вилмир Миңнеханов һәм аның хезмәттәшләре тоткарлый. Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәте, кораллы һәм аеруча куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда оста гамәлләре өчен, милициянең өлкән лейтенанты Вилмир Винер улы РФ Президенты Указы белән «Җәмәгать тәртибен саклау­да аерымлык өчен» медале белән бүләкләнә.
2001 елның маенда яшь офицер Чечен Республикасы Урус‑Мартановск районына командировкага җибәрелә. 2001 елның 30 июлендә сигез кешелек төркем белән ул, хәрби биремне үтәгәннән соң, вакытлыча дислокация пунктына кайта. Хезмәт машинасы гранатометтан һәм автоматтан утка тотыла. Азат Нәбиуллин авыр яралана һәм 4 августта госпитальдә вафат була. Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен милиция капитаны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Октябрьскийның Приозерный микрорайонындагы урамнарның берсе Азат Нәбиуллин исеме белән аталды.
Эчке эшләр органы милициясенең Октябрьский шәһәре буенча участок вәкаләтлеләре бүлеге начальнигы урынбасары Алексей Поленов 2009 елның 16 июлендә юл‑транспорт һәлакәтендә һәлак була. Телефон аша килгән хәбәрне тикшерү максатыннан хезмәт машинасында юлга чыккан подполковник идарә итүне югалта, сул як кюветка төшеп китә һәм әйләнә.
Полиция капитаны Илдар Шәйдуллин икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору бүлеге начальнигы булып хезмәт итә. Ул 2012 елның 24 маенда юл‑транспорт һәлакәтенә тарый һәм вафат була.
— 2023 елның 19 маенда Октябрьский полициясе территориясендә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре хөрмәтенә һәйкәл куелды. Аларның батырлыгы, сабырлыгы, үз‑үзләрен тота белүе үрнәк булып тора, — дип билгеләп үтте Мәсгут Мостафа улы.
Иҗтимагый совет әгъ­засы чыгыш ясаганнан соң, катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Һәлак булган эчке эш­ләр органнары хезмәт­кәрләренә догалар кылып, искә алу буенча чаралар «Нурул‑Ислам» мәд­рәсәсендә һәм Преподобный Сергий Радонежский гыйбадәтханәсендә уздырылды. Анда Октябрьский шәһәре полициясенең шәхси составы катнашты.

 

Ләйсән АТНАГУЛОВА, шәһәр эчке эшләр бүлеге

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: