Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
20 июнь , 12:20

Балалар катнашындагы һәлакәтләр арта

Узган атнада Октябрьский шәһәрендә 15 юл‑транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда балигълык яшенә җитмәгән өч бала төрле җәрәхәтләр алган.

Балалар катнашындагы һәлакәтләр арта
Балалар катнашындагы һәлакәтләр арта

Әйтик, 15 июнь көнне Фрунзе урамындагы 12а санлы йорт янында юл‑транспорт һәлакәте булган: 15 яшьлек яшүсмер идарә иткән питбайк һәм 46 яшьлек шәһәр кешесе идарә иткән Фольксваген Джетта маркалы автомобиль бәрелешкән. Юл‑транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә питбайк йөртүчесе һәм аның 15 яшьлек пассажиры күп төрле җәрәхәтләр белән шәһәр хастаханәсенә озатылды, дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча ЮХХДИ инспекторы Алинә Наширванова.
Узган атнада транспорт чараларының үзара алты тапкыр бәрелешү, ике җәяүлене бәрдерү очраклары һәм башка төрле юл һәлакәтләре теркәлгән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 176 очрагы ачыкланган, җиде шофер исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: