Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Безнең хокук сакчылары — беренче өчлектә

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең ату комплексы базасында сугышчан кул коралыннан ату буенча БРның Эчке эшләр министр­лыгы чемпионаты узды.

Безнең хокук сакчылары — беренче өчлектә
Безнең хокук сакчылары — беренче өчлектә

Республиканың эчке эшләр территориаль органнары арасында узган ярыш милиция капитаны Азат Нәбиуллин истәлегенә багышланды.
Чарада Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал‑майоры Айдар Зөбәеров, шәһәр хакимия­те башлыгы Алексей Пальчинский, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси сос­тав белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары полиция полковнигы Аскат Гарифуллин, Октябрьский эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Вадим Хөснуллин, шәһәр буенча эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе отс­тавкадагы милиция подполковнигы Радик Еникеев, сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннарының шәһәр комитеты рәисе полковник Мәсгүт Галләмов, Азат Нәбиуллинның әнисе Римма Габделмалик кызы һәм башка кунаклар катнашты.
Шәхси зачетта безнең шәһәрдәшебез полиция подполковнигы Валерия Шәрәфетдинова пистолеттан атып, ике тапкыр икенче урынны алды. Команда зачетында да Октябрьский полицейскийлары мактаулы икенче урынга чыкты. Беренче урында — Баймак командасы, өченче урында — Белорет эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
Командалар Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының кубогы һәм дипломы белән бүләкләнде.

 

Дмитрий ГОЛИУС фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: