Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Беркатлылык нәтиҗәсе – миллионнар...

Пенсионер үзенең банк счетын түгәрәк суммага «иминләштергән».

Беркатлылык нәтиҗәсе – миллионнар...
Беркатлылык нәтиҗәсе – миллионнар...

Шәһәр полициясенең кизү тору частенә җирле хатын-кыз мөрәҗәгать итте һәм аңа карата кылынган алдау турында сөйләде.
Бу вакыйгада төп затлар булып хокук саклау органнары һәм Росфинмониторингның ялган хезмәткәрләре чыгыш ясаган.


Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аңа башта билгесез кешедән янәсе хокук саклау органнары хезмәткәрләренең мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тикшерү уздыруы турында хәбәр килеп ирешә. Шуннан соң ялган полиция хезмәткәре шалтырата, ханымга банк системасында аның шәхси счеты турында мәгълүмат барлыгы һәм аңа безнең дәүләт территориясендә урнашкан барлык банклар да керә алуын хәбәр итә.
Хатын-кызның уяулыгын киметеп, явыз ниятле кешеләр җинаять схемасы буенча эш итә башлый. Банк счетының иминлеген тәэмин итү сылтавы белән алар җирле хатын-кызны берничә банктан кредитлар рәсмиләштерергә һәм акчаны алар әйтеп торган реквизитларга күчерергә күндерә.
Пенсионер яңа мобильник сатып ала, түләү системасының кушымтасын урнаштыра, исәп-хисап реквизитларын кертә һәм банкоматлар аша 3 миллион сумнан артык акча күчерә.
Кызганычка, мошенникларның алдашу схемаларыннан яхшы хәбәрдар булган хатын-кыз җинаятьчеләрнең ыргагына җиңел генә эләккән.
Бу факт буенча Октябрьский полициясенең тикшерү бүлеге җинаять эше кузгатты.
Хөрмәтле, октябрьскийлылар! Билгесез кешеләр белән телефон аша аралашканда, уяулыкны югалтмагыз, аларга ышанмагыз! Полиция, ФСБ, банк, Росфинмониторинг хезмәткәрләре беркемгә дә шалтыратмый һәм гражданнар исеменә кредитлар рәсмиләштерү омтылышлары турында хәбәр итми.
Банкларда кредитлар рәсмиләштермәгез, билгесез кешеләрнең үтенече буенча сезгә билгеле булмаган счетлар буенча акча күчермәгез!

 

Ләйсән АТНАГУЛОВА, Октябрьский эчке эшләр бүлеге

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: