Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
17 апрель , 14:01

Эчкечелек юл һәлакәтенә китергән

Агымдагы елның 11 апрелендә Октябрьский эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Герцен урамындагы 36нчы йорт янында юл‑транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килеп ирешә.

Эчкечелек юл һәлакәтенә китергән
Эчкечелек юл һәлакәтенә китергән

Беренчел мәгълүматлар буенча, Хендай Солярис йөртүчесе кибетнең козырегы терәгенең декоратив элементына килеп бәрелгән. Урынга килеп җиткәч, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тик торган Лада Гранта машинасына да зыян килгәнен ачыклаган. Юл‑транспорт һәлакәте булган урында әлеге күңелсез вакыйгада гаепле дип саналган 33 яшьлек кешенең исерек булуы турында ачык билгеләр булган. Шуңа күрә аңа медицина тикшерүе узарга тәкъдим итәләр. Алкотестер приборы бер литр сулыш алуга 0,800 мг. дан артык нәтиҗә күрсәткән. Әмма шофер тикшерү нәтиҗәсе белән килешми, һәм махсус учреждениедә медицина тикшерүе узарга теләк белдерә. Ләкин анда да ул медицина учреждениесе хезмәткәренең күрсәтмәләрен үтәми. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексы 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә.
Дәүләт автоинспекциясе тагын бер кат искәртә: исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү, шулай ук исереклекне ачыклау өчен медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен кеше 30 мең сум күләмендә административ штраф белән җәзалана һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Әлеге законны кабат бозу РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять җаваплылыгына китерә.
Исерек шоферлар белән көрәшне ЮХХДИ инспекторлары даими алып бара. Юллардагы хәлне контрольдә тотарга шулай ук башка хезмәтләр һәм эчкечелек проблемасына битараф булмаган шәһәр халкы ярдәм итә. Чөнки бары тик уртак тырышлык белән генә мондый тискәре хәлгә тәэсир итәргә һәм кеше корбаннарыннан качарга мөмкин. Исерек шоферлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның башка тупас фактлары турында Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 8(347) 279‑32‑92 ышаныч телефоны яки Эчке эшләр министрлыгының кизү тору частенә 5‑09‑06 телефоны буенча хәбәр итегез.

 

Алинә НАШИРВАНОВА, Дәүләт автоинспекциясе инспекторы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: