Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
11 март , 09:45

Даруханә штрафка тартылган

Октябрьский даруханәләренең берсе лицензия таләпләрен бозган өчен, штрафка тартылды.  

Даруханә штрафка тартылган
Даруханә штрафка тартылган

Җирле прокуратура тарафыннан балигъ булмаган балаларга рецепт белән генә бирелә торган дару препаратын тиешле рецептсыз сату факты буенча тикшерү барышында әлеге даруханә эшчәнлегендә башка төрле  закон бозулар да ачыкланды.

2023 елның ноябрь аенда балигълык яшенә җитмәгән ике үсмернең, табиб билгеләмәвеннән тыш, «Баклосан» исемле препарат куллануы билгеле булды. Нәтиҗәдә токсик агуланган балалар шәһәр хастаханәсенә озатылды. Әлеге препарат рецепт белән генә бирелә, шуңа карамастан, ул, тиешле рецепт булмый торып, балигъ булмаганнарга сатылган.

Шәһәр прокуроры карары буенча, даруханә провизоры РФ Административ хокук бозулар кодексы 14.4.2 маддәсенең 1 өлеше (дару чаралары белән күмәртәләп сатуның билгеләнгән кагыйдәләрен һәм дару препаратлары белән ваклап сату тәртибен бозу) буенча 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш, даруханәдә лицензия таләпләренең һәм шартларының тупас бозылуы ачыкланды: даруларны саклауның температура режимы бозыла, дару препаратларының минималь ассортименты, шулай ук дөрес язылмаган рецептларны теркәү журналы һәм рецепт препаратларын җибәрүгә штамп белән тәэмин ителмәгән.

Әлеге факт буенча шәһәр прокуроры карары нигезендә шәхси эшмәкәргә республика Арбитраж суды РФ Административ хокук бозулар кодексы 14.4.2 маддәсенең 4 өлеше нигезендә 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

Даруханәдә, шулай ук, кирәкле җыештыру инвентаре һәм провизорның тиешле аттестациясе булмавы аркасында, санитар нормаларның бозылуы да күзәтелде.

Даруханә җитәкчесе, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен, кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Шәхси эшмәкәр тарафыннан хокук бозулар юк ителде, гаепле кешеләргә дисциплинар җаваплылык билгеләнде.

 

Алексей ОРЛОВ, шәһәр прокуроры

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: