Юл‑транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пенсионер тән җәрәхәтләре алган һәм медицина учреждениесенә озатылган.
Юлга ак һәм кара тасмалар төшерелгән һәм тиешле билгеләр куелган булса да, җәяүлеләргә юлдан чыга башлаганчы, башта сул якка, юлның уртасына җиткәч, уң якка карарга киңәш ителә. Якында транспорт юклыгына ышангач кына юлны дәвам итәргә кирәк.
Узган атнада Октябрьский шәһәре территориясендә 33 юл‑транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше зыян күргән.
Транспорт чаралары 17 тапкыр үзара бәрелешкән, тик торган транспорт чарасына килеп бәрелүнең 10, киртәгә килеп бәрелүнең өч очрагы теркәлгән булса, ике тапкыр җәяүлене бәрдерүгә дә юл куелган.
Патруль вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 270 очрагын ачыклаган, «Аек шофер» профилактика чаралары кысаларында биш шофер исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр итте Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе инспекторы Алинә Наширванова.