+4 °С
Болытлы
Октябрьский эчке эшләр бүлегенә 77 яшьлек шәһәр кешесе 300 мең сум акчасын урлаулары турында гариза язган. Олы яшьтәге хатынны алдаганнар: ялган шалтыратучы аның туганы аркасында юл‑транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрүен һәм аларны дәвалау өчен акча кирәклеген хәбәр иткән.
Шәһәр полицейскийлары алдауда шикләнелүчене ачыклаган. Беренчел мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 яшьлек җирле ир‑ат интернетта өстәмә эш тапкан. Аңа гражданнардан акча алырга һәм аны банкомат аша күчерергә кирәк булган. Полиция хезмәткәрләре акчаның бер өлешен кайтара алган.
Кузгатылган җинаять эше барышында хокук сакчылары алдында әлеге ир‑атның мондый төр җинаятьләргә тагын катнашы барлыгын ачыклау бурычы тора.