Мондый эчтәлектәге чаралар «Альтернатива», «Ойл‑Сервис», «Италбашкерамика», «ОЗНА», «Петротул», «Вниигис», «Пакер», «Доброе без границ» хезмәт коллективларында, коммуналь‑төзелеш көллиятендә, шулай ук «Нурул‑Ислам» мәдрәсәсендә үтте.
Октябрьский эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Айдар Төхбәтуллин, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы урынбасары полиция капитаны Алмаз Хәсәнов, икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору бүлеге начальнигы полиция капитаны Артур Горошко, участок полиция вәкаләтлеләре бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Максим Трофимов, шулай ук иҗтимагый совет исеменнән шәһәрнең имам‑ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин чыгыш тотты.
Мошенниклар корган ятьмәгә өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, ә кредитлар рәсмиләштерергә әзер булган яшьләр дә бик еш эләгә.
Статистика саннарына караганда, 2023 елда мәгълүмати‑телекоммуникация технологияләрен кулланып, шул исәптән компьютер мәгълүматлары өлкәсендә кылынган җинаятьләрнең тотрыклы үсеше күзәтелгән.
2023 елда Октябрьскийда гомуми җинаять юнәлешендәге мошенниклыкның 262 очрагы теркәлгән. Шуларның 109ы — телефон, 224е Интернет ярдәмендә кылынган, 39ы — кредит, берсе — күчемсез милек, өчесе килешү йөкләмәләрен үтәмәү белән бәйле.
Узып киткән гыйнвар аенда гына да инде мошенниклыкның 50 факты билгеле.
Очрашуларда катнашучыларга полиция хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек алдау схемаларын үткәргәндә эш итү алгоритмын аңлатты. Чара ахырында халыкка «Тукта! Мошенниклык!» белешмәлекләр таратылды.
Хәзерге заманда сак булырга һәм уяулыкны югалтмаска кирәк.
Ләйсән АТНАГУЛОВА,
шәһәр эчке эшләр бүлеге