Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
9 февраль , 16:24

Колак кактыңмы? Тапшыр!

Дәүләт автоинспекциясе тагын бер тапкыр искә төшерә: әгәр сез транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булсагыз, аны кичекмәстән тапшырырга кирәк.

Колак кактыңмы? Тапшыр!
Колак кактыңмы? Тапшыр!

Кеше правадан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып өч эш көне эчендә машина йөртү таныклыгын административ җәзаның бу төрен үтәүче органга тапшырырга, ә аны югалткан очракта, шул ук срок эчендә әлеге органга хәбәр итәргә бурычлы.
Идарә итү хокукыннан мәхрүм итү вакыты машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән башлана.
Соңгы вакытта, суд тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, машина йөртү таныклыгын тапшырмау тенденциясе күзәтелә. Сәбәпләре төрле... Кайбер гражданнар янәсе праваны тапшырырга бурычлы булулары турында белмиләр, икенчеләр, суд карарын инкяр итеп, автомобиль белән идарә итүне дәвам итәләр, ә өченчеләр бу ниндидер тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип уйламыйлар.
Автомобиль яратучылар, исегездә тотыгыз, машина йөртү таныклыгын вакытында тапшырмыйча, үзегезгә «җәза» срогын арттырасыз, ә транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, сез РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачаксыз, бу исә 30 000 сум күләмендә административ штраф салуга, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга, яки 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә дучар итүгә китерә.
Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше тиешле таныклыкны тапшырудан баш тарткан очракта, махсус хокукыннан мәхрүм итү вакыты өзелә. Махсус хокуктан мәхрүм итү срогы кешенең тиешле таныклыгын тапшырган яки тартып алган көннән башлана.
Әгәр кеше йөртү таныклыгын югалту турында белдергән булса, ә аннары аның белән транспорт чарасын йөрткәндә куллануын дәвам итүе таныклыкны алу факты белән расланса, идарә итү хокукыннан мәхрүм итү вакыты туктатыла һәм правадан колак кагу срогын исәпләү кешедән йөртү таныклыгы алынган көннән алып башлана.

 

Артур ХӨСНЕТДИНОВ,
Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: