Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
6 февраль , 12:15

Без капчыкта ятмый

Октябрьскийда яшәүче хатын‑кызларның берсе мошенниклык кылган өчен судка тартылган.

Без капчыкта ятмый
Без капчыкта ятмый

Шәһәр прокуроры Алексей Орлов сүзләренә караганда, ул «сезнең туганыгыз юл‑транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасы буенча алдауда катнашуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның гыйнвар аенда билгесез кеше үзен полиция хезмәткәре итеп танытып, өлкән яшьтәге хатынга аның туганы катнашындагы юл‑транспорт һәлакәте булуы һәм аңа 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшыру кирәклеге турында хәбәр итә. 25 яшьлек октябрьскийлы үз максатына ирешә. Хатын җинаять кылуда гаепле булуын таныган һәм зыянны тулысынча каплаган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: