Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
19 гыйнвар , 14:07

Ярты миллионга якын акча җилгә очкан

Октябрьский эчке эшләр бүлегенә җирле яшәүче мөрәҗәгать иткән. Ул - мошенникларның чираттагы корбаны.  

Ярты миллионга якын акча җилгә очкан
Ярты миллионга якын акча җилгә очкан

Ир-ат сүзләренчә, аңа билгесез кешеләр шалтыраткан һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган. Ялган банкирлар яшь кешегә мобиль банк кушымтасындагы шәхси кабинеты ватылган һәм мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дип хәбәр итә. Алга таба, җинаять схемасы буенча, явыз ниятле кешеләр егеткә бу хәлдән ничек чыгарга кирәклеге турында күрсәтмәләр бирә. Шуннан соң аңа берничә хәбәр җибәрелгән. Билгесез кешеләрнең үтенече буенча, яшь кеше смс-хәбәрләрдән акча суммаларын әйткән. Манипуляцияләр якынча 40 минут дәвам итә. Үз максатларына ирешкәч, билгесез кешеләр элемтәне өзә.

Берникадәр вакыттан соң, ир-ат, банк кушымтасының шәхси кабинетына кергәч, ике рәсмиләштерелгән кредит картасын, заемны, шулай ук банк исәбеннән акчаларның юкка чыгуын ачыклый. Гомуми зыян суммасы 500 мең сумга якын тәшкил итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Ни өчен гражданнар билгесез кешеләрнең барлык күрсәтмәләрен үтәргә әзер икәнлеге әлегәчә чишелмәгән сер булып кала. Моңа сәбәп булып халыкның бер катлы, әллә инде артык ышанучан булуы торамы? Әлбәттә, коммерция яки хокук саклау хезмәткәрләренә караганда, гади кешене алдау җиңелрәк.

Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында кырыкалдарларның хәйләләренә ничек эләкмәскә дигән сорау актив тикшерелә, шулай ук полиция хезмәткәрләре даими рәвештә мошенниклык фактларына юл куймау буенча кисәтү чаралары үткәрә. Хокук саклау органнарының киңәшләрен тыңлагыз! Билгесез кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәргә ашыкмагыз! Саклык счетларыгызны саклагыз һәм ялган банкирлар сораган яңа кредит буенча бурычларны үз өстегезгә алмагыз. Ничек кенә булмасын, ул кредитны сезгә түләргә туры киләчәк.

 

Ләйсән АТНАГУЛОВА, шәһәр эчке эшләр бүлеге

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: