Өлкән яшьтәге ханым кызы белән бергә яши. 2 ноябрьдә аның кызы үз эшләре буенча өйдән чыгып китә. Берникадәр вакыттан соң стационар телефон шалтырый. Чыбыкның теге очында пенсионер хатын-кыз елаган тавыш ишетә. Ул кызы шалтырата дип уйлый. Билгесез хатын-кыз юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен һәм аңа миллион ярымга якын акча кирәклеген хәбәр итә. Пенсионер: «Миндә андый акча юк», — дип җавап бирә. Ләкин ялган туган үз сүзендә торуын дәвам итә
һәм 100 мең сумга якын акча сорый. Пенсионер кабат кире кага һәм трубканы куя. Шуннан соң ул кызы белән элемтәгә керә, аның белән барысы да тәртиптә булуына инана. Вакыйганың мондый борылыш алуын көтмәгән мошенникларга бу юлы корбанны алдарга насыйп булмый.
Хөрмәтле, шәһәрдәшләр! Билгесез кешеләр белән сөйләшкәндә сак булыгыз, аларның сүзләренә ышанмагыз, алар белән әңгәмә кормагыз, шунда ук трубканы куегыз. Үзегезне алдарга ирек куймагыз!