Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
1 июнь 2023, 14:22

Юл уяу булуны таләп итә

Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү – менә шушы темага 4нче «Ләйсән» балалар бакчасында узган чарада әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре һәм ЮХХДИның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы полициянең өлкән лейтенанты Алинә Наширванова очрашты.

Юл уяу булуны таләп итә
Юл уяу булуны таләп итә

Алинә Равил кызы балаларга юлда үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм тискәре йогынтыга бирешмәү мөһим, диде ул. Инспектор белән бергә балалар юлдагы куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр, юлны ничек үтәргә һәм юл аркылы чыгу урынында җәяүлеләр үзен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Шулай ук тәрбияләнүчеләр светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында ныклы белем алдылар, күрсәткеч һәм тыючы юл билгеләре белән таныштылар. Алар сорауларга актив җавап бирделәр, “Рөхсәт ителә – тыела”, “Билгене сайла” юл хәрәкәте кагыйдәләре турында уеннарда катнаштылар. Малайлар һәм кызлар табышмакларга дөрес җавап таптылар һәм чара ахырында безнең шәһәр юлы өчен җәяүлеләр үтү билгесенең аппликациясен ясадылар.  Очрашу барышында балалар юл хәрәкәте испекторын дикъкать белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Алинә Равил кызы үзенең нәни дусларын юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырды. 

Безнең балалар бакчасында мондый чаралар даими рәвештә уза һәм алар сабыйларга юл шартларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлы рәвештә формалаштыруга, юллардагы куркыныч хәлләрдән сакларнырга ярдәм итә.     

Светлана ШӘМСЕТДИНОВА, тәрбияче

         

                  

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: