Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
1 июнь 2023, 19:01

Тәрбиягә алынган балалар язмышы аларга бәйле

1935 елның 31 маенда СССР Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенрусия Коммунистлар партиясенең үзәк комитеты «Балалар караучысызлыгын һәм җинаятьчелеген бетерү турында» карар кабул итә. Бу көн балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәтнең туган көне дип санала.

Тәрбиягә алынган балалар язмышы аларга бәйле
Тәрбиягә алынган балалар язмышы аларга бәйле

Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә эчке эшләр органнарының төп звеноларының берсе булып тора. Инспекторлар тарафыннан үсеп килүче буынның бәхетле балачагы өчен көн саен эш алып барыла.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булу — бөтен кеше кулыннан килә торган һөнәр түгел. Сизгерлек, игелеклелек — инспекторның төп сыйфатлары. Бу бүлекчәнең төп максаты булып балигъ булмаганнарга һәм ата-аналарга карата деструктив тәртипне кисәтү тора. Чөнки имин булмаган балалар һәм яшүсмерләрнең язмышына күп очракта инспекторның тырышлыгы бәйле.

Хәзерге вакытта Октябрьский шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлеген полиция подполковнигы Валерия Шәрәфетдинова җитәкли. Аның эчке эшләр органнарында хезмәт стажы 15 ел тәшкил итә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булып ул 2008 елда хезмәт итә башлый. Җитәрлек тәҗрибә туплаган белгеч өлкән инспектор итеп күчерелә. 2020 елда әлеге бүлекчә начальнигы вазыйфасына билгеләнә. Валерия Викторовна сугыш коралыннан ату буенча берничә тапкыр Башкортстан Республикасы ярышлары призеры, ату буенча спорт мастерына кандидат.

Аның җитәкчелегендә максатчан, энергияле хезмәткәрләр-инспекторлар: полиция капитаны Ольга Сәйфуллина, полиция майорлары Гөлнур Идрисова, Эльвира Фазлетдинова һәм Лилия Зәйнуллина; өлкән инспекторлар: полиция подполковнигы Гөлшат Фәхретдинова, полиция капитаны Анастасия Тимофеева хезмәт итә. Алар полициядә исәптә торучы балигълык яшенә җитмәгән хокук бозучылар һәм балаларын тәрбияләүдән тайпылучы ата-аналар белән тәрбия эше алып баралар, яшүсмерләрне законсыз эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын кисәтәләр һәм балаларның мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәләр.

Полиция подполковнигы балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның көндәлек эшчәнлеге белән уртаклашты.

«Безнең бүлекчә балалар йортлары һәм приютлар, шулай ук профилактика системасының барлык субъектлары: балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, мәгариф, халыкны социаль яклау бүлекләре, сәламәтлек саклау, опека һәм попечительлек органнары, район суды белән хезмәттәшлек итә.

Кайвакыт бу тормышта балалар гына түгел, кызганычка, аларның әти-әниләре дә бәхетсез була. Бу очракта профилактик чаралар мөһим фактор булып тора. Бала өчен, беренче чиратта, аның ата-анасы үрнәк. Балалардаа ана сөте белән тормыш турында төп күзаллаулар урнаштырыла. Яшь чакта балалар нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен аера алмыйлар. Имин булмаган гаиләдән алынган баланың беренче реакциясе —хокук саклау органнарына карата агрессия. Һәм моңа гаҗәпләнәсе түгел. Алар шуны аңламый: асоциаль тормыш алып барган ата-ана үз баласына куркыныч тудыра ала. Ләкин балигъ булмаганнар махсус приютка эләккәч, туган йортларына кайтырга теләмиләр. Приютта алар кайгырту һәм игътибар тоя, мәктәпкә йөри.

Әлеге категория гражданнар белән без даими эш алып барабыз. Ваемсыз ата-анага карата административ җәза чаралары кулланыла. Шулай ук ата-ананың бала белән мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча эш алып барыла. Шунысы мөһим, законлы вәкилнең төзәлү шансы бар, шуннан соң бала гаиләгә кайтарылырга мөмкин. Ә инде ата-ана асоциаль яшәү рәвешен төзәтмәгән очракта, баланың опекуны булып аның туганнары — әби-бабалары тора. Бик сирәк очракта гына без сабыйларны балалар йортына урнаштырабыз. Бала үз гаиләсендә тәрбияләнсен өчен, без төрле чаралар күрәбез.

Шулай, безгә баланың әнисе ата-ана бурычларын тиешенчә үтәми дигән сигнал керде. Күрсәтелгән адрес буенча килеп җиткәч, без бүлмәдә бер тәүлек ялгыз торган ике яшьлек балага тап булдык. Аны ашатмаганнар да, эчертмәгәннәр дә. Шулай ук кеше тормышына куркыныч яный торган әйберләр дә кул астында гына. Баланы алып киттек, табиблар аңарда тиешенчә тәрбия булмау аркасында туган җитди авыру булуын ачыкладылар. Соңрак күке-анага карата җинаять эше кузгатылды.

Имин булмаган ата-аналардан тыш, без шулай ук күзәтүсез калган балаларга карата да белән кисәтү эше алып барабыз. Мондый малай һәм кызларны ата-анасы түгел, ә урам тәрбияли. Балигъ булмаганнарның әлеге категориясе вакытлыча тоту үзәгенә һәм ябык типтагы махсус уку йортына урнаштырыла. Алар анда һөнәр, ә иң мөһиме — тиешле игътибар һәм тәрбия ала.

Минемчә, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар хезмәте — ул кирәкле хезмәт. Һәрбер тәрбияләнүчебезгә без бөтен җаныбыз белән биреләбез, аларның авыр язмышы өчен тирән борчылабыз. Әгәр без үз вакытында гадел карар кабул итмәсәк, әлеге уку йортларын тәмамлаучылар безгә рәхмәт сүзләре белән килмәсләр иде».

 

Ләйсән АТНАГУЛОВА,
Октябрьский шәһәренең эчке эшләр бүлеге

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: