+9 °С
Болытлы
Яшь актерлар тамашачыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында әкият-постановка тәкъдим итте. Бу тамаша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен,
төп юл билгеләрен, юл һәлакәтләре сәбәпләренең ни өчен барлыкка килүен белергә ярдәм итте.
Һәр баланың урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы белүенә инанып, ресурс үзәге белән берлектә без юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату әңгәмәсе үткәрдек.
Чара ахырында юл хәрәкәтенең һәр яшь катнашучысына яктылыкны кире кайтара торган брелок бүләк иттек.
Алина НАШИРВАНОВА,
дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе инспекторы