Туган як
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
13 Май 2023, 14:30

Алар тыныч күк өчен көрәшкән!

Быел, 9 Майда, Бөек Ватан сугышында җиңү яулауның 78 еллыгын билгеләп үттек. Әлбәттә, бу истәлекле дата тирән мәгънә йөртә. Безнең ата-бабаларыбыз киләчәк буынның якты һәм тыныч тормышы хакына башларын салган.

Алар тыныч күк өчен көрәшкән!
Алар тыныч күк өчен көрәшкән!

Җиңү көне уңаеннан Октябрьский шәһәренең полиция хезмәткәрләре үзләренең сугыш каһарманнарын искә алды.

— Минем сугыш героем — бабам Хөсәен Исмәгыйль улы Гыйләев. Ул 1925 елда Башкорт АССРның Туймазы районы Мулла бистәсендә туган. 1943 елның 10 февраленнән РККА рядовое. 1945 елның 12 мартында Редевце күленнән көньяк-көнчыгыштарак 184нче биеклектә дошман танклары һәм пехотасының өстен көчләренең контрһөҗүмен кире кагу буенча катлаулы сугыш шартларында, үз гомерен куркыныч астына куеп, күп тапкыр телефон элемтәсендәге өзеклекләрен юк итеп, командованиегә үз вакытында мәгълүмат җиткерүне һәм сугыш барышы белән җитәкчелекне тәэмин иткән өчен бабам «Хәрби казанышлар өчен» медале белән бүләкләнгән. 1985 елның 6 апрелендә ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән билгеләнде, — дип сөйли балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор полиция майоры Эльвира Фазлетдинова.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор полиция подполковнигы Гөлшат Фәхретдинованың бабасы Әгъзаметдин Сәгади улы Фәхретдинов өлкән юлчы була һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

Әгъзаметдин Фәхретдинов 1910 елның октябрендә Кандра-Күл авылында туган. 1932 елда Туймазы хәрби комиссариаты тарафыннан 10 кавалерия полкына алынган. 1934 елның декабрендә запаска җибәрелгән. 1940 елның гыйнварыннан октябренә кадәр янәдән Совет Армиясе сафларына чакырылган һәм сапер батальонына алынган. 1941 елның июнендә БАССРның Туймазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә мобилизацияләнгән. Бөек Ватан сугышы елларында 56нчы батальон составында өлкән юлчы булган. 1946 елның ноябрендә туган якларына әйләнеп кайткан.

— Әниемнең бабамсы Салихҗан Сөнәгатулла улы Сөнәгатуллин дошманга каршы пехотачы булып көрәшкән һәм 1943 елның ноябрендә Курск янында һәлак булган.

Ул 1903 елда указлы мулла гаиләсендә туган. Аның әтисе Сөнәгатулла Сөнәгатуллин Бохара шәһәрендә белем алган, указ белән мулла итеп билгеләнгән.

Яшь чакта минем бабам озак вакыт Урта Азиядә яшәгән, анда бакча культуралары үстерергә өйрәнгән. Туган ягы - Бүздәк районының Урзай авылына кайткач, Салихҗан өйләнергә карар иткән һәм башка мулла кызы чибәр Галияне үзенә хатын итеп сайлаган. Галия һәм Салихҗанның алты баласы туган.

Берничә ел узгач карт бабам гаиләсе белән үзенең бабасы — сәүдәгәр Габдрәхим җирләренә күченгән. Анда Кызыл-Елга дигән яңа авыл барлыкка килгән. Алар артыннан әлеге җирләргә башка яшь гаиләләр дә күченеп утырган. Бабам үз гаиләсе белән беренчеләрдән булып яңа оешкан коллектив хуҗалыкка кергән һәм Ватан файдасына эшли башлаган. Хезмәт сөючәнлеге, кызыксынучанлыгы, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү буенча алган тәҗрибәсе аркасында Салихҗан Сөнәгатулла улы колхозны югары дәрәҗәгә күтәргән. Елдан-ел бердәм булып эшләгән колхоз әгъзаларының хезмәте мул уңыш китергән. Җитештерелгән продукция якын-тирәдәге авылларга сатылган, ә сатудан кергән акча хезмәт хакы түләүгә һәм колхоз файдасына бүленгән.

1941 елның июнендә илнең шәһәр һәм авылларына, хәрби һәм стратегик объектларына зур һөҗүм ясап, Германия Советлар Союзына каршы сугыш башлый. Кызганычка, сәламәтлеге аркасында минем карт бабам Совет Армиясе сафларына чакырылырга яраклы булмый. Ләкин ватанпәрвәрлек рухы һәм туган ил алдындагы бурыч хисе аңа кул кушырып утырырга мөмкинлек бирми. 1943 елның җәендә Салихҗан Сөнәгатулла улы үз теләге белән фронтка китә. Тик аңа озак сугышырга туры килми — 1943 елның ноябрендә Курск янында каты сугышта һәлак була, - дип сөйли Октябрьский шәһәренең полиция бүлеге хезмәткәре Ләйсән Атнагулова.

Хәтерлибез! Горурланабыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: