Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
2 Май 2023, 09:16

Рәис Галифанов — чирек гасыр хокук саклау органнарында

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәрманлыгы, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур шәхси өлеше өчен, шулай ук 65 яшьлек юбилее хөрмәтенә отставкадагы милиция майоры Раис Борисович Галифановка Башкортстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы рәхмәт белдерелде.

Рәис Галифанов — чирек гасыр хокук саклау органнарында
Рәис Галифанов — чирек гасыр хокук саклау органнарында

Эчке эшләр министрлыгы ветеранына рәхмәт Октябрьский шәһәренең полиция музеенда тантаналы шартларда тапшырылды. Бүлек начальнигы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Айдар Төхбәтуллин һәм ветераннар советы рәисе, бүлек каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Радик Еникеев юбилярны туган көне белән котладылар, озак елларга җитәрлек нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, һәм рухи күтәренкелек теләделәр.

Рәис Галифанов балачактан ук үз тормышын эчке эшләр органнарында хезмәт итү белән бәйләргә хыяллана. Хәрби бурычын үтәп, 1979 елның көзендә ул Октябрьский хокук саклау бүлегенә милиционер-водитель булып эшкә керә.

Биш елдан соң яшь һәм өметле хезмәткәрне ГАИ бүлегенә инспектор итеп күчерәләр. 1994 елда ул бүлекчәгә җитәкче итеп билгеләнә. Ун ел дәвамында Рәис Борисович ЮХХДИ бүлекчәсенең алыштыргысыз җитәкчесе була. Нәкъ аның кул астында шәһәр автоинспекциясенең автопаркы икедән 16 патруль машинасына кадәр арта, шулай ук бүлекчә штаты 56 хезмәткәргә җиткерелә. Рәис Галифанов инициативасы белән светофорлар саны арттырыла, шәһәр юлларының төп участоклары киңәйтелә. Бу үзгәрешләр хәзерге вакытта да автомобильчеләрнең һәм җәяүлеләрнең уңайлы хәрәкәтенә ярдәм итә.

2004 елда майор Галифанов лаеклы ялга чыга. Намус белән узган хезмәт елларында Рәис Борисович «Милиция отличнигы», «ГАИ хезмәтендә аерымлык өчен», «Җинаятьчелеккә каршы көрәштә аерымлык өчен» күкрәк билгеләренә лаек була һәм «Хезмәттә аерымлык өчен»  I, II, III дәрәҗә медальләре белән бүләкләнә.

Бүген дә Рәис Галифанов актив тормыш белән яши. Һәрвакыт Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре һәм үзенә аеруча якын булган ЮХХДИ бүлекләре коллективлары тормышы белән кызыксына, яшь хезмәттәшләре ирешкән уңышларга шатлана, тупланган тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп уртаклаша, яхшы киңәшләре белән ярдәм итә.

Ләйсән АТНАГУЛОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: