Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
1 февраль 2023, 16:14

Тагаракның ярыгы аздан зураймый калды

Уйлап карасаң, безнең халык гомер бакый тынгысыз тормыш белән яши.  

Тагаракның ярыгы аздан зураймый калды
Тагаракның ярыгы аздан зураймый калды

Тарих битләрен актарып, әлләни еракка китмичә, егерменче гасыр белән әле без ваклый торган егерме беренче гасырны гына алсак та, ачлык һәм ялангачлык, Беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь инкыйлабы, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Сталин репрессиясе, Әфган һәм Чечен җирендә барган кораллы низаглар, 90нчы елларда илне тезләндергән үзгәртеп кору сәясәте, очы-кырые күренми торган икътисадый кризислар...

Кәрәзле элемтә чаралары уйлап тапканнан соң безнең халыкның тагын бер кат тынычлыгы югалды.

Бәла чыганагы

Сүз дә юк, бүгенге тормыш шартларында элемтәсез яшәүне күз алдына китереп тә булмый. Хәер, безнең әби-бабаларыбыз, хәтта әти-әниләребез дә кесә телефоныннан башка ничектер үз проблемаларын чишә алган бит. Шушы кул чугы кадәр аппаратка хәзер безнең бөтен яшәешебез бәйле булып чыга түгелме? Өйдә яисә машинада онытылып калса, үзебез дә сизмәстән, нерв киеренкелеге тоябыз. Синең тирәли җир шары әйләнүдән туктаган кебек була. Мөгаен, кичке аш өчен кибеттән ипи алып керергә онытканда да бу кадәр нык борчылмыйдыр адәм баласы.

Ә бит кесә телефоны чыннан да борчылу чыганагына әверелеп бара. Ул сиңа тормыш, эш, уку, бизнес кебек сорауларны хәл итүдә тиешле субъектлар белән элемтә тоту алымы гына түгел. Кызганычка, кәрәзле телефоннар кеше өчен бәла, югалту, тирән борчылу, хәтта стресс чыганагына әверелде.

Кырыкалдарларның телефон элемтәсе аша халыкның банк карталарында сакланучы акчаларын үзләштерүе, шуңа күрә билгесез телефоннарга җавап бирергә ярамаганлыгы турында хокук сакчыларының безнең гражданнарга аңлатма эше алып барып, мөгаен, телләре калмагандыр инде.

Үземне чагыштырмача мәгълүматка ия кеше дип санап, туганнарыма, аеруча пенсия яшендәге әниемә билгесез номерларга җавап бирмә, гомумән, инкарь ит, шулай да трубканы алган очракта, «әйе» дип әйтмә, бары тик «алло» яисә «тыңлыйм» дип кенә дәшәргә кирәк дип бер тапкыр гына акыл сатмадым...

Шайтан коткысы

Эш белән эш арасында телефоным шалтырады. Билгесез номер. Әйтәләр бит шайтан котырта дип, хакта да шулай икән. Моңа кадәр мондый билгесез шалтыратуларны кире кагып, кызыл төймәгә баса торган кеше, «Монысы кем булыр икән тагын», — дигән уй белән кабул итү төймәсенә бастым.

Чыбыкның теге очындагы ягымлы тавыш үзен Дарья дип таныштырды һәм «Өстәмә эш эзләмисезме?» — дип мөрәҗәгать итте. Мин аны-моны уйлап өлгергәнче, «Бернинди кертем салмыйча, сез аена 50 мең сумга кадәр акча эшли аласыз. Ирекле график. Текстлар эшкәртергә, таблицалар тутырырга кирәк. Без сезне үзебез өйрәтәбез. Бездә хәтта пенсионерлар да акча эшли. Сез нинди банкларның карталары белән файдаланасыз?...», — дип тезеп тә китте. Белмим, сүз белән сүз арасында сулыш алды микән кызыкай.

Шулкадәр ягымлы тавыш, үтемле сөйләү. Сихерләделәр, диярсең. «Ә ни өчен эшләп карамаска?» — дигән «комсыз» уйның башыма килеп кергәнен сизми дә калдым. Чыгымнар күп, кредитлар да баштан ашкан. Артык акча кесәне тишеп чыкмас, өстәвенә, башлангыч капитал да таләп ителми, ирекле график... Мин уйлар чылбырыннан арынганчы, йомшак тавышлы кызыкаем минем белән элемтәгә керергә һәм уку уздырырга уңайлы булсын өчен дип телефонымда зум урнаштырырга киңәш итте һәм бераздан яңадан шалтыратырга вәгъдә итеп, хушлашты.

Бер көннән соң янәдән теге номер ялтырады. Дарья миңа зумга керергә кушты. Пароль әйтте. Әмма ул әйткән икенче операция минем телефонда юк булып чыкты. «Кайчагында шулай була. Борчылмагыз. Бар да яхшы. Болай булгач, сезгә скайп урнаштырырга кирәк һәм безнең аралашу тагын да тизрәк барачак», — дип мине «юатырга» ашыкты.

Ярты сәгать дигәндә без яңа танышым белән скайп аша аралашуыбызны дәвам иттек. Дарья зур осталык белән, шул ук вакытта бик ипле итеп миңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтеп торды. Скайпта «демонстрация экрана» дигән төймәгә басарга кушкач та аек акылын җәлеп иткән кеше уйланырга тиеш бит югыйсә!

Әйтерсең лә, Дарья минем белән янәшә. Ягымлы итеп мөрәҗәгать итә, бар да яхшы дип хуплап тора. Барын да күрә һәм белә... Әлеге тоемлау хисе тиз генә баш миенең ниндидер бер нечкә кылына тиеп китте дә каядыр эреп югалды.

— Сез эшләп тапкан акчаны күчерер өчен безгә хәзер банкта шәхси кабинет ачарга кирәк. Телефондагы кушымтага керегез. Сезгә биш санлы пароль киләчәк, шуны җыегыз. Миңа бернинди дә мәгълүмат әйтергә ярамый. Аның өчен миңа штраф яный.

Әлеге хәлнең дөреслеккә туры килмәвенә ышанмый кара син?! Башка очракларда мошенниклар банк карталарындагы шәхси мәгълүматны яисә парольне таләп итә... Ә бу ягымлы кызыкай, киресенчә, ялгыш кына да әйтергә ярамаганлыгын алдан кисәтеп куйды.

Очты китте акчалар...

Күз ачып йомган арада картада булган акчалардан җилләр исте. Менә шушы урында минем зиһенем ачылып китте, күзләремә сырылган томан каядыр китеп таралды. Санаулы мизгел эчендә банкның куркынычсызлык хезмәте картага блок салып та куйды. Барысы да яшен тизлегендә узды. Шул арада банкның үзеннән шалтыратып чыктылар. «Сезнең акчаларны мошенниклар үзләштерде. Картагызны яңадан тергезер өчен банкның үзенә мөрәҗәгать итегез», — диде чыбыкның теге очындагы ир-егет. Ләкин Дарья да бирешергә ашыкмады. «Кайвакыт мондый хәл була. Борчылмагыз! Сезнең акчаларыгыз беркая да китмәде. Ул долларга әйләнеп, сезнең шәхси кабинетта «утыра». Керегез, карагыз. Күрәсезме? Аларны сезгә кайтарып алырга безнең хезмәткәребез Виктория Кудряшева ярдәм итәчәк. Ул шундый мәрхәмәтле кеше. Сорауларыгыз булса, нәрсә дә булса аңлашылмаса, кыенсынып тормагыз, сорагыз. Ул сезнең куратор булачак» — мине йомшак түшәккә каты итеп утыртып, Дарья трубканы куйды.

Минем шәхесем икегә бүленгән кебек тоелды. Беренчесе, аек акыл белән идарә итүче Илмира кырык-алдарлар тозагына эләккәнен, аңа беркем дә хәләл акчаларын кайтарып бирмәячәген яхшы аңлады. Шул ук вакытта Дарья шулкадәр ышандырып сөйләде. Бәлкем, чынлап та бу тормышта бар нәрсә дә начар түгел һәм миңа кулай туры килер, дигән уй да баш миемне бораулап тора башлады.

Никадәр беркатлылык һәм аңсызлык! Әле дә булса үз-үземә шаккатам. Әлбәттә, нык борчылдым. Тик тормышта тагын да зуррак югалтулар, тагын да ачырак кайгы-хәсрәтләр булуын белгәнгә күрә үз-үземне «ашамадым». Тыныч булырга тырыштым һәм әлеге вакыйганың нәрсә белән тәмамланачагын белер өчен рольгә кердем. Мине бер генә нәрсә кызыксындырды — аларга мәгълүм булган карта бушады. Тагын нәрсәгә өмет итә кырыкалдарлар?

Ниһаять, «шәфкатьле» Виктория скайп аша элемтәгә чыкты. Әйтеп бетергесез иплелек, кеше хәленә керә белүчәнлек һәм ярдәм итәргә әзерлек! Кызыкай минем картама блок куйган банкта булу-булмавым белән кызыксынды. Аны яңадан ясар өчен өч атна вакыт таләп ителүен белеп алгач, ул: «Без бу кадәр озак көтә алмыйбыз. Безгә бит акча эшли башларга кирәк», — дип янәдән мин файдалана торган банкның кушымтасына керергә кушты.

— Күрәсезме, сезнең тагын бер картагыз барлыкка килде?

Чыннан да, эш өстәлендә банк блок куйган төсле үк икенче карта тора. Мошенникларның кулы үтеп керә алмаган урын юк, җәмәгать. Әмма банк Виктория «уйлап» тапкан операцияне уздырмады.

— Аңлашылды. Ыхыыы. Борчылмагыз. Без чыгу юлын табачакбыз. Сез тагын нинди карталар белән файдаланасыз?

— Сбербанк.

Әлеге җавап ни сәбәпледер минем әңгәмәдәшемне канәгатьләндермәде, ул аны хәтта ишетмәде дә кебек.

— Сезнең менә шундый банклар турында ишеткәнегез бармы? — дип Вика банк исемнәрен санап китте.

Билгеле сәбәпләр аркасында, мин аларны атамыйм.

— Әлбәттә.

— Хәзер сез телефоныгызда «...» банкының кушымтасын урнаштырыгыз һәм дебет картасына заявка бирегез.

Үз-үземә бирешмәскә, нык булырга кушсам да, зомби кебек, кырыкалдар ни кушса шуны үтим. Заявка китте. Шул арада банк сезнең картагыз әзер, түбәндәге адрес буенча килеп алыгыз, дип җавап та бирде. Шулай итеп, мин өр-яңа банк клиентына әверелдем.

Томаланган зиһен

Икенче көнне Виктория Кудряшева төшке ашка кадәр үк телеграмм каналы аша яңа карта алуым белән кызыксына башлады. Уңай җавап ишеткәч, «югалткан» акчаларны кире кайтарып алу операциясен без бүген тәмамларга тиеш диде ул.

Кичкә таба без янәдән скайп аша аралашуны, акчаларны кире кайтарып алу өстендә «җан-фәрман» эшләүне дәвам иттек. «Куратор» кушуы буенча янәдән скайпның тиешле, шул исәптән «демонстрация экрана» төймәсенә бастым. Тыныч һәм үтемле тавыш, банк «операцияләрен» башкарган арада, мине борчылмаска күндерә һәм бар да яхшы булачагына ышандыра.

Акыллы итеп кенә Виктория миңа Сбербанк картасына керергә кушты.

— Аның ни катышы бар монда? — аек акылымны эшкә кушарга тырышам.

— Сезгә акчаларыгызны бер банктан икенче банкка күчерергә кирәк.

— Ни өчен?

— Шундый тәртип. Акчаларны күчереп йөртү бәрабәренә банкларның рейтингы үсә, һәм бу сезның өчен дә бары тик плюс кына.

— Сбербанкта минем акчам юк...

— «Тупланмалар» төймәсенә басыгыз...

Виктория Кудряшева минем белән янәшә, ул барын да күрә һәм белә — әлеге тоемлау хисе бөтен барлыгымны биләп алды. Чәч төпләремә кадәр тирләп чыкты.

— Илмира, курыкмагыз. Сез үзегезнең акчаларыгызны бары тик яңа банк хисабына күчерәсез. Тупланма счетын бушатмыйча, сезгә югалткан акчаларыгызны кире кайтару мөмкин түгел. Хәл итегез... Хәзер үк 100 мең сум акча күчерегез!

— Күчермим! Мин бу адымга бармыйм! — каян килде бу көч!

— Илмира, сез ниндидер сәер кеше. Сезнең исемгә брокер счеты ачылды, аңлыйсызмы? Әгәр сез югалган акчаларыгызны шәхси кабинеттан чыгармыйсыз икән, сезгә брокер счетына, күрсәтелгән уңайлыклар өчен, ай саен 3700 сум акча күчереп барырга туры киләчәк. Банк карталарыгызда тиешле сумма булмаса, сезгә өстәмә пеня да исәпләнәчәк. Шундый тәртип. Сез бит инструкция белән танышкансыздыр?

— Нинди инструкция? Миңа Дарья бернинди дә инструкция юлламады...

— Кайсы Дарья? Мин андый кешене белмим. Бик кызганыч. Әмма сезгә, киләчәктә кредит алмас өчен, 100 мең сум акча күчерергә кирәк!

Нинди брокер счеты? Кредит? Бу нинди тозак тагын? Юк, юк! Чыгу юлы булырга тиеш... Томалаган зиһенем бармагымны 100 мең сум акчаны күчерергә дигән төймәгә бастырды... Баш миемә кан сауган кебек булды. Һәм санаулы секунд эчендә Сбербанк операцияне чикләде. Бу хакта хәбәр итеп, эш өстәлемдә барлыкка килгән кызыл төстәге «!» билгесен күреп алгач, буыннарым йомшарды, күзләремнән яшьләр агып төште. Я, Ходаем, нишлим мин? Уян! Акылыңа кил!

— Борчылмагыз. Бар да яхшы булачак. Хәзер сезгә 30 минут эчендә банктан шалтырату булачак. Акчаны шәхси хаҗәтләрем буенча күчерә идем, дип әйтегез. Сездән кемнәр шалтыратты дип сораячаклар. Артык сүз сөйләмәгез, минем турында да әйтмәгез.

Виктория банкның куркынычсызлык хезмәте белән ничек аңлашырга кирәклеген чәйнәп каптырды. Нәкъ ул әйткәнчә, сүзен-сүзгә кабатлап, банк хезмәткәре шалтыратты. Әлбәттә, ике арада ачыктан-ачык сөйләшү булды. Бу минем өчен бик мөһим иде. Ярсыган күңелемне басар өчен миңа кем белән булса да сөйләшергә, ярдәм эзләргә кирәк иде.

Бернинди дә брокер счеты ачылмаган. Бу мошенникларның чираттагы тозагы. Үз бармагым белән баскан «демонстрация экрана» төймәсе аша алар минем бөтен гамәлләремне, ә иң мөһиме, банклар кушымтасындагы акчаларымны күзәтеп һәм миңа ни эшләргә кирәклеген өйрәтеп торган.

Җилкәдән тау төшкән кебек тоелды. Фәрештәләремнең миннән ваз кичмәвенә Ходай Тәгаләгә кат-кат рәхмәт укыдым.

Мондый аянычлы вәзгыятькә көн саен меңләгән кеше эләгә. Чынлап та, кырыкалдарларның йогынтысына дучар булу өчен артык күп кирәкми икән. Мондый очракта кеше белән янәшә «чү, тукта!» диючесе, киңәш бирүчесе, кызганычка, булмаска мөмкин. Көннән-көн шомара баручы мошенниклар белән көрәштә, көч һәм гамәлләрне бер итәр өчен, иң әүвәл, гади кешегә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрдәй белешмә-психологик хезмәт булса, күпкә кулайрак булыр иде, дигән уй килде башка.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: