Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
1 февраль 2023, 16:20

Полиция җинаять белән көрәшә, халыкны кисәтә

Октябрьскийның эчке эшләр хезмәте тарафыннан узган елда барлыгы 1462 хокук бозу очрагы теркәлгән. Бу, 2021 елга караганда, 186 очракка кимрәк.  

Полиция җинаять белән көрәшә, халыкны кисәтә
Полиция җинаять белән көрәшә, халыкны кисәтә

Үткән елны шәһәрдә дүрт кеше гомеренә кул салынган. Аннан алдагы елда биш кеше үтерелгән. 2021 елда 12 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән булса, былтыр бу төр җинаять кылу 58,3 процентка кимегән.

2022 елда шәһәрнең полиция бүлеге хезмәткәрләренә 431 урлашу очрагы буенча тикшерү эше алып барырга туры килгән. Бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 95 очракка күбрәк. Шул исәптән банк карталарыннан акча урлауның 114 очрагы билгеле булган.

— 2022 елда телефон элемтә чараларыннан һәм кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланган кырыкалдарлар тарафыннан чит кеше акчасын үзләштерү очраклары шактый күп булды. Менә шундый аянычлы хәлгә тарымас өчен, без гражданнарны чираттагы тапкыр билгесез телефон шалтыратуларына җавап бирмәскә һәм бернинди очракта да банк картасыннан шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә чакырабыз. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: банк һәм полиция хезмәткәрләре беркайчан да карта мәгълүматларын таләп итми! Сүз уңаеннан, агымдагы елның гыйнвар ае ахырында Октябрьский шәһәрендә полиция хезмәткәрләре, мошенниклык корбаны булмас өчен, гражданнар, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр белән профилактик чаралар үткәрде. Акциягә барлык бүлекчәләр дә җәлеп ителде. Билгеле булганча, мошенниклар үз ролен оста башкара. Алар кирәкле терминологиягә ия, кешене үзләренә карата һәм ышандыра белә. Шикләнүләренә карамастан, бик күпләр аларның үгетләүләренә бирешә һәм акчаларын югалта. Аферистлар теләсә кайсы өлкәдә: инвестицияләр, кредитлар, танышу, товарлар сату, хезмәт күрсәтү сайтларында «эшли». Явызниятлеләр өчен иң мөһиме — үз корбаннарында курку хисе уяту, аларның уяулыгын киметү һәм, теләсә нинди сылтауны сәбәп итеп, аларның акчаларына ия булу, — дип сөйли Октябрьский шәһәренең эчке эшләр бүлегенең гаммәви матбугат басмалары белән элемтәдә торучы хезмәткәре Ләйсән Атнагулова.

Үткән елны гомуми җинаять юнәлешендәге мошенниклык очрагы 240 тапкыр кылынган. Бу, 2021 ел күрсәткечләренә караганда, 49 тапкырга күбрәк дигән сүз. Шул исәптән, телефон аша кылынган хокук бозу очрагы — 111, интернет челтәре аша — 171. Банк кредиты белән бәйле 50 җинаять теркәлгән.

2022 елда җәмәгать урыннарында 627 тапкыр җинаять кылынган. 2021 елда хокук бозуның мондый төре 118 тапкырга күбрәк булган. Шөкер, үткән елны урамда җинаять кылу очраклары да 57гә кимегән. Шулай да кешеләр тарафыннан урамда 180 тапкыр тәртип бозу очрагына юл куелган. Шул исәптән балигъ булмаган балалар мөнәсәбәтенә карата җинаять кылуның 80 очрагы ачыкланган. Бу, 2021 елга караганда, җиде тапкырга артык. 18 яше тулмаган үсмерләрне хокук бозуга җәлеп итүнең бер очрагы булган.

Былтыр кеше кыйнау күренеше арта төшкән. Ә менә кешегә үлем белән янау очраклары, киресенчә, кимегән: 2021 елда мондый җинаятьнең 49 очрагы билгеле булса, 2022 елда ул сигез тапкырга азрак теркәлгән.

Җәмгыятьтә тәртип урнаштыру, кеше сәламәтлеген, ә кайвакыт гомерен саклап калу өчен юл-патруль хезмәте вәкилләре дә үзләреннән зур өлеш кертә. Үткән елны алар тарафыннан безнең шәһәрдә юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның 10 861 очрагы чикләнгән, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 271 шофер ачыкланган һәм алар җаваплылыкка тартылган.

 

Илмира ГАЛИЕВА

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: