Туган як
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
12 гыйнвар 2023, 12:29

Хөрмәтле Октябрьский шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Русия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Хөрмәтле Октябрьский шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Хөрмәтле Октябрьский шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Прокуратура — илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый ирекләрен, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Сез тормышның барлык өлкәләрендә дә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәсез, хокук тәртибен ныгытасыз һәм җинаятьчелекне кисәтәсез, шәһәр халкының хокукый мәдәни дәрәҗәсен күтәрәсез.

Октябрьский прокуратурасында законны яклаучыларның һөнәри бурычын лаеклы үтәүче югары квалификацияле юристлар хезмәт итә, алар өчен намус, гаделлек, принципиальлек тормышның төп кагыйдәсе булган һәм булып кала. Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткән, җыелган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган прокуратура ветераннарына рәхмәтемне белдерәм.

Сезнең белемнәрегез, һөнәри сыйфатларыгыз киләчәктә дә Русия дәүләтчелеген ныгытуга, хокук һәм законлылыкны тәэмин итүгә ярдәм итәр, дип ышанам.

Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар телим!



Алексей Шмелев, шәһәр хакимияте башлыгы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: