Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
28 июль 2022, 17:04

Инвалидлар хокуклары бозылмыймы, ремонт эшләре ни хәлдә?

Әлеге сорауларга җавапны Октябрьскийга эш сәфәре белән килгән Башкортстан Республикасы прокуроры урынбасары Руслан Абзалетдинов белән очрашу барышында алырга мөмкин булды.Руслан Занфарович шәһәр прокуроры Денис Анатольевич Семенов белән берлектә семинарда катнашты, шулай ук халык өчен шәхсән кабул итү үткәрде. 

Инвалидлар хокуклары бозылмыймы, ремонт эшләре ни хәлдә?
Инвалидлар хокуклары бозылмыймы, ремонт эшләре ни хәлдә?

Эшлекле киңәшмә Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гөлдар Хәмитова белән онлайн режимда Октябрьский музыка көллиятендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы капиталь ремонт мәсьәләләрен тикшерүдән башланды. Прокуратура вәкилләре белән берлектә подрядчы оешма һәм шәһәр хакимияте белгечләре объектның әзерлек дәрәҗәсе, эшләрне башкару графигы турында фикер алышты, тәкъдимнәр кертте. Семинар ахырында Руслан Абзалетдинов мәдәни учреждение биләмәсендә шәхсән булып, бинаның 4 катында баручы эшләр тәртибенә күзәтү ясады.
Октябрьский музыка колледжына нигез 1969 елда салынган. Биредә инструменталь башкару, ялгыз башкарыла торган һәм хор җыры, дирижерлык итү, музыка дәресләре укытыла. Көллият республика көнбатыш төбәгенең ун районының музыка мәктәпләре өчен методик үзәк булып тора. Учреждение бинасында капиталь ремонт 2021 елда башланды. Иң беренчеләрдән булып җылылык үткәргеч юллары, суүткәргечләр, эчке электр челтәрләре һәм аз токлы системалар монтажланды. Бүгенге көндә эчке һәм тышкы якта да төзекләндерү дәвам итә.
Эш сәфәренең икенче этабында Руслан Абзалетдинов Октябрьскийның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәү шартлары белән танышты. Учреждение директоры Зәлия Баһаветдинова кунакларга экскурсия дә оештырды. Интернат-йорт 1960 елдан гамәлдә. Әлеге вакытта ул үз-үзен хезмәтләндерү һәм мөстәкыйль хәрәкәтләнү мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалтан 430 кешегә исәпләнгән. Биләмәдә һәр корпус янында махсус җиһазландырылган мәйданнарда ял һәм күңел ачу урыннары булдырылган, оста куллар түгәрәкләре, мастер-класслар эшли. Спорт сөючеләр өчен домино, шашка-шахмат, лото кебек өстәл уеннары бар. Махсус фитобарда исә хуш исле тәмнәр белән чәй тәкъдим ителә.
Республика прокуроры урынбасары тәрбияләнүчеләр яшәгән бүлмәләр, ашханә, спорт белән шөгыльләнү, терапия залларын карап чыкты. Ахырдан ул инвалидлар һәм өлкәннәрнең мөрәҗәгатьләрен кабул итте. Сораулар торак хокукларын бозу, дару чаралары белән тиешенчә тәэмин итмәү кебек мәсьәләләргә кагылышлы булды.
Төбәккә эш сәфәре чикләрендә Руслан Занфарович «ут» күршебез — Туймазы районында да булып, «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» җәмгыятендә җитештерү гамәлләре белән танышты, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше хезмәт хакын вакытында түләмәүгә, автомобиль юлларын тиешенчә карап тотмауга кагылышлы иде. Моңа бәйле рәвештә Р. Абзалетдинов завод җитәкчелегенә хезмәт законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү ясады. Шулай ук республика прокуратурасы вәкиле инвалидлыгы булган өч кешенең социаль инфраструктура объектларының үтемлелеге өлкәсендәге проблемаларга бәйле гаризасын кабул итте.

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: