Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
18 июль 2022, 15:47

«Дүртесе дә сәләтле, актив кызлар иде...»

Бакалы районы прокуратурасы берьюлы 4 кеше гомерен алып киткән юл һәлакәте сәбәпләрен тикшерә.

«Дүртесе дә сәләтле, актив кызлар иде...»
«Дүртесе дә сәләтле, актив кызлар иде...»

Ведомствода хәбәр итүләренчә,  бүген, 18 июль иртәсендә 04.35 сәгатьтә Бакалы авылының урау юлында Аudi A5 белән идарә итүче 23 яшьлек исерек водитель юл кырыеннан китеп баручы кешеләргә барып менгән.

Машина тәгәрмәчләре астына 4 кыз эләккән. Һәлак булган кызлар барысы да, водитель кебек үк,  Бакалыда яшәгән. Алар район үзәгендәге 1 санлы мәктәпнең чыгарылыш укучылары.  Икесе – 2003 елгы, икесе – 2004 һәм 2005 елгылар. Алар иртәнгә таба Береговая урамында урнашкан Fox кафесыннан өйгә кайтырга чыккан. Заправка ягыннан югары тизлектә очкан машина аларны таптаган.

«Һәлак булган кызларның әти-әниләре һәм туганнары авария урынына килде. Мин алар белән аралаштым. Аларга бик авыр. Мәрхүмә кызларның берсенең әнисе Яңа Уренгой шәһәрендә эштә вахтада. Аның картәтисе килгән. Икенче кызның әнисе шок хәлендә. Биредә ашыгыч ярдәм медиклары кизү тора. Кызлар укыган музыкаль мәктәп директоры сүзләренчә, кызлар барысы да әйбәтләр, талантлылар. Икесе Уфа сәнгать училищесына укыган, берсе – колледжда, дүртенчесе хакында белмибез әле, – ди бу җнөшеткеч һәлакәт турында Бакалы районы башлыгы Александр Агеев. – Барысын да со;гы юлга озатырга ярдәм итәчәкбез, әлбәттә. Туганнарына психологик ярдәм күрсәтәчәкбез».

Водительгә килгәндә исә, ул адекват хәлдә. Авария хакында ул барын да сөйләп биргән. Нефть өлкәсендә эшләүче ир әле полициядә. Тротуар булмаган бу урау юлда, имеш,  шактый озын тормоз юлы калган...

Вакыйга урынына тиз үк район прокуроры Айрат Абсатаров килгән.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: