Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
13 апрель 2022, 15:59

Прокурорлар аңлатма бирә

Октябрьский шәһәре прокуратурасы тарафыннан агымдагы елда гамәлдәге законнарны аңлату буенча «кайнар элемтәләр» үткәрелде. Бүгенге көндә телефон мошенниклыгы, суд карарларын мәҗбүри тәртиптә үтәү, эшкуарлар хокукларын яклау, торак-коммуналь законнар өлкәсендәге һәм башка мәсьәләләр көнүзәк булып кала.

Прокурорлар аңлатма бирә
Прокурорлар аңлатма бирә

Гражданин К.:

— Телефон аша эш итүче ялганчылар тозагына эләгеп, банк счетыннан акча күчерелү очрагында нәрсә эшләргә кирәк?

Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Волков җавап бирә:

— Мошенниклар гадәт буларак өлкән яшьтәге кешеләрнең телефонына шалтырата һәм янәсе дә аларның туганнары «бәлагә юлыккан», «полицейскийлар тарафыннан тоткарлаган», «юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә», дип хәбәрли яки нинди дә булса башка хәл уйлап таба. Арытаба инде бәлагә таручыга ярдәм итү өчен тиз арада акча күчерергә кирәклеге әйтелә. Аның күләме берничә меңнән алып йөзләрчә мең сумга кадәр булырга мөмкин. Әгәр дә сез мондый хәлгә юлыксагыз, алдакчыларның шартларын үтәргә ашыкмагыз, банк карталары реквизитларын, СМС аша килгән парольне хәбәр итмәгез, әңгәмәдәшегез белән сөйләшүне туктатыгыз һәм шикләнгән очракта банк белән элемтәгә керегез. Телефон мошенникларының гамәлләре РФ Җинаятьләр кодексының 158, 159нчы маддәләре буенча квалификацияләнә.

Шикле шалтырату яки СМС килгәндә кичекмәстән Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенә 8(34767)5-09-06 яки 02 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә һәм алдакчыларның гозерләренә җавап бирмәскә киңәш ителә.

Гражданин М.:

— Бурычлы кешенең ай саен хезмәт хакын һәм башка керемнәрен яшәү ихтыяҗы күләмендә саклау мөмкинлеге бармы?

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Альбина Хафизова:

— 2022 елның 1 февралендә «Башкарма производство турында»гы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде, аның нигезендә ай саен яшәү минимумы күләмендә бурычлы кешенең хезмәт хакын һәм башка керемнәрен саклап калу мөмкинлеге билгеләнгән. Хәзер суд приставы-башкаручысы башкарма производство кузгату турындагы карарда бурычлары булган гражданга аның суд приставлары бүлекчәсенә айлык хезмәт хакын һәм башка керемнәрен яшәү ихтыяҗы күләмендә саклау турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү хокукын аңлата. Иждивенлык очрагында бурычлы кеше ай саен аның хезмәт хакын һәм башка керемнәрне яшәү минимумыннан артып киткән күләмдә саклап калу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә ала. Элек әгәр бурычлының хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән тотып калынган акча күләме салымнардан соң калган суммадан исәпләнсә, 1 февральдән суд приставы-башкаручысы карарында яшәү ихтыяҗын саклап калу турында таләп бар һәм счеттагы акчаларны тотып калу шушы таләпне үтәп башкарыла. Гражданның хокукларын саклауга бәйле кагыйдә банкларга да кагыла. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең узган елның 13 декабрендәге 661нче санлы карары белән 2022 елда төбәктә пенсионерлар өчен яшәү минимумы күләме 10431 сум тәшкил итә.

Гражданка С.:

— Җинаять эше барышындагы чуалчыклык, полиция хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) ничек шикаять белдерергә?

Прокурор ярдәмчесе Рөстәм Ханнанов:

— Гамәлдәге Җинаять-процессуаль законнар нигезендә, җинаять эше буенча чуалчыклык күзәтелгән очракта зыян күрүчегә бу эш өчен җаваплы тикшерү органы җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның җавабы белән килешмәгән очракта, зыян күрүче РФ Җинаять-процессуаль кодексының 16нчы бүлегендә билгеләнгән тәртиптә прокурор исеменә яки судка шикаять бирергә хокуклы.

Гражданин Д.:

— Хөкем ителүчеләрне хезмәт хакын түләмичә генә эшкә җәлеп итәргә мөмкинме?

Шәһәр прокуроры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Бәдретдинова:

— Русия Федерациясенең Җинаять-башкарма кодексының 106нчы маддәсе нигезендә, хөкем ителүчеләр бары тик хокук төзәтү учреждениеләрен һәм алар янәшәсендәге биләмәләрне төзекләндерү эшләренә генә хезмәт хакы түләмичә җәлеп ителергә мөмкин. Беренче яки икенче төркем инвалидлары булган, РФ законнары нигезендә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү хокукын бирүче яшькә җиткән, шулай ук хөкем ителгән йөкле хатын-кызлар түләүсез эшкә үз теләкләре буенча гына җәлеп ителә. Күрсәтелгән эшләрне башкару вакыты атнага ике сәгатьтән артмаска тиеш, шул ук вакытта ул хөкем ителүченең язма рәвештәге гаризасы яки хокук төзәтү учреждениесе начальнигы карары белән ашыгыч эшләр башкару зарурилыгы буенча арттырылырга мөмкин.

Шәхси эшкуар В.:

— 2022 елның мартыннан бизнесны тикшерү үткәрелми дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы?

Прокурор ярдәмчесе Вадим Дусалимов:

— 2022 елның 10 мартында расланган «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336нчы санлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, эшкуарлык субъектларын тикшерү мөмкинлеге сизелерлек чикләнгән. 2022 елга планлаштырылган тикшерү чаралары бары тик аерым очракларда гына, санитар-эпидемиологик контроль, янгын күзәтчелеге, сәнәгать хәвефсезлеге өлкәсендә һәм дәүләт ветеринар күзәтчелек кысаларында гына рөхсәт ителә. Әлеге документ белән 2022 елда планнан тыш контроль чаралар һәм тикшерүләр үткәрүнең аерым шартлары билгеләнгән, алар арасында — гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян китерү хәвефе, илнең оборонасына һәм дәүләт иминлегенә турыдан-туры янау, табигый һәм (яки) техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы».

Гражданка Е.:

— Идарәче компания күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен берьяклы тәртиптә өзәргә хокуклымы?

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Татьяна Филатова:

— РФ Гражданнар кодексының 450нче маддәсе нигезендә ике якның да килешүе буенча, шулай ук андагы шартлар җитди бозылганда якларның берсе таләбе буенча суд карары нигезендә яки РФ Гражданнар кодексы, башка законнар яисә килешүдә каралган очракларда договорны өзү мөмкин. РФ Торак кодексының 162нче маддәсе биналарның милекчеләре тәкъдимендә күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен үтәүдән берьяклы баш тартуга рөхсәт итә. Күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен туктату турында гариза булмаганда, аның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң, ул шул ук срокка һәм шул ук шартларда озайтылган дип санала (РФ Торак кодексының 162нче маддәсенең 6нчы өлеше). Шулай итеп, идарәче компания күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен үз инициативасы буенча берьяклы тәртиптә өзәргә хокуклы түгел.

Материалны әзерләделәр: Д. Волков, А. Хафизова, Р. Ханнанов, В. Дусалимов, Т. Филатова, Г. Бадретдинова.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: