Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
23 март 2022, 15:28

Сорауларыгызны көтәләр

Октябрьский шәһәре прокуратурасында халык мөрәҗәгатьләре кабул ителә.

Сорауларыгызны көтәләр
Сорауларыгызны көтәләр

25 мартта 11.00-13.00 сәгатьтә алимент түләмәгән һәм исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» оештырылачак. Сораулар 3-50-05 телефоны аша кабул ителә. Шул ук көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә бәйле мөрәҗәгатьләр дә юлларга мөмкин. Шалтыратуларны шәһәр прокуроры урынбасары Гафиятуллин Денис Ифтарович 3-45-89 телефоны буенча кабул итәчәк. Әлеге телефон аша гражданнар, хуҗалык итүче субъектлар дәүләт хакимияте, урындагы үзидарә органнарында, күзәтчелек итүче һәм хокук саклау органнарында, мәгариф учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендәге законнарны бозуга кагылышлы сорауларын бирә алалар.

28 мартта 10.00-13.00 сәгатьтә 3-50-51 телефоны буенча иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларга хөкем ителгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләренә бәйле «кайнар элемтә» узачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: