Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
2 март , 16:54

Фатирлардан файдалануда яңа кагыйдәләр: 1 марттан соң нәрсәләр үзгәрәчәк?

2022 елның 1 мартыннан Русиядә торак биналардан файдалануның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу — Торак кодексына аңлатма бирүче һәм аны тулыландыручы документ. Әлегә кадәр гамәлдә булган кагыйдәләр исә 2006 елда үз көченә керде. Бу вакыт эчендә нәрсәдер үзгәрде, нәрсәдер искерде, шуңа күрә документ чынбарлыкка яраклаштырылды. Яңалыклар турында нәрсәләрне белү мөһим? Бүгенге сәхифәбез шул хакта.

Фатирлардан файдалануда яңа кагыйдәләр: 1 марттан соң нәрсәләр үзгәрәчәк?
Фатирлардан файдалануда яңа кагыйдәләр: 1 марттан соң нәрсәләр үзгәрәчәк?

Иң мөһиме, шуны белергә кирәк: катгый рәвештә берни дә үзгәрмәде, кагыйдәләрнең гомум мәгънәсе элеккечә калды — нәрсә телисез — шуны эшләгез, әмма башкаларга комачауламагыз, планировканы үзгәртмәгез, йорт җимерелмәсен өчен, конструкцияләргә кагылмагыз, ремонтны вакытында башкарыгыз, «коммуналка» өчен вакытында түләгез. Документта милекчеләргә карата бернинди яңа штрафлар да кертелмәгән! Асылда, бу фатирларда яшәүчеләр өчен федераль законнарга сылтамаларны үз эченә алган белешмә. Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәтта тулы бер аңлатма да чыгарды: барысы да ничек бар, шулай калачак.

Әмма яңа кагыйдәләрдәге бер норма киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә шау-шу куптарды: бу — балкон һәм лоджияләргә законсыз рәвештә пыяла кую өчен җаваплылык. Күпләр хәтта торак хуҗаларын штрафлар көтә, дип язарга да өлгерде, ә балконны рөхсәтсез пыялалаган кешеләргә барысын да сүтәргә туры киләчәк.

Бу алай түгел! Кайчагында документта бер нәрсә языла, тик кемдер моны дөрес аңламый, барысын да бутый, белгечләрдән сорамый — һәм документларга төрлечә аңлатма бирү башлана. Әйтик, кешеләрне хәзер балконнарда тәмәке тарту тыела дип куркыттылар да инде, янәсе, моның өчен 5000 сум штраф яный. Яки башка популяр имеш-мимеш — бакча участокларындагы тузганаклар өчен штраф салачаклар (бу да дөрес түгел, сүз бөтенләй башка нәрсә турында барды), яки хәзер бер-береңә акча күчерү турында исәп-хисап тотарга кирәк булачак (шулай ук фейк).

Яңа документта элек балконнарга пыяла куярга рөхсәт ителә иде, янәсе, 1 марттан штраф янау белән бу тыелган, дип берни дә язылмаган. Мондый норма 2006 елдан бирле гамәлдә һәм 2022 елның мартыннан соң да гамәлдә булачак.

Кыска гына итеп әйткәндә, иске кагыйдәләр һәм таләпләр болай яңгырый:

* Әгәр балкон пыялаланмаган, ә сез аңа пыяла куярга телисез икән, урындагы хакимияттән рөхсәт алырга кирәк.

* Пыялаланган балконда тәрәзәләрне алыштырырга рөхсәт ителә.

* Күпфатирлы йорт балконындагы яңа пластик тәрәзәләр бер нәрсәне дә бозмый һәм бернинди өстәмә рөхсәт тә таләп итми.

Яңа кагыйдәләрдә милекчеләргә 20 ел элек куелган балкон пыяласын сүтәргә кирәк дигән сүз дә юк. Шуңа күрә, әгәр дә сез балконны пыялалагансыз һәм реконструкция берәүгә дә комачауламый, конструкцияләргә зыян китерми һәм техник яктан төзек икән — бернәрсәне дә сүтәргә кирәкми. Сез законны бозмыйсыз!

Нинди штрафлар каралган?

Нәкъ менә пыяла куйган өчен штраф юк, булмады һәм булмаячак та. Бары тик күпфатирлы йортта фатирны законсыз рәвештә үзгәртеп корган яки планировкасын үзгәрткән өчен җаваплылык каралган (Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексының 7.21 мәддәсе нигезендә):

* кешеләр өчен — 2000 сумнан 2500 сумга кадәр;

* юридик берәмлекләр өчен — 40000 сумнан 50000 сумга кадәр.

Тик бу яңалык түгел, үз белдегең белән фатирның планировкасын үзгәртеп кору һәрвакыт тыелган иде — моның өчен рөхсәт алырга кирәк. Әйтик, йортта яшәүче зур ремонт ясарга булган: диварны сүтеп, балконны кухня белән тоташтырган. Бу планировканы үзгәртү дип санала — закон буенча, ул аны хакимияттә килештерергә тиеш. Бәлки, башта беркем дә берни әйтмәс, бер, ике, ун ел узар, монысы әһәмияле түгел, тик закон бозу факты ачылган очракта (әйтик, фатирны сатканда яки йортта яшәүчеләрнең шикаяте буенча тикшерү килсә), хокук бозучыга, беренчедән, штраф түләргә, икенчедән, проект буенча булганны кайтарырга яки планировканы үзгәртүне килештерергә туры киләчәк.

ӘЙТКӘНДӘЙ

Хосусыйлаштырылмаган фатирда яшәүчеләр, ягъни социаль найм буенча торак биләп торучылар өчен яңа бурыч кертелә — фатир, сантехника һәм башка җиһазларның төзек булмавы турында найм бирүчегә (ягъни муниципалитет хакимиятенә) хәбәр итү. Иске кагыйдәләр буенча, бу хакта бары тик «кирәк булган очракта» гына хәбәр итү зарур иде. Моннан тыш, фатир биләп торучылар хәзер фатирларның техник һәм санитар торышын карау өчен хакимият, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге органнары вәкилләрен кертергә тиеш. Милекчеләргә бу таләпләр кагылмый.

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!

Быел Русиядә торак милекчеләренә кагылышлы берничә закон үзгәрде. Менә шулардан төп өчесе:

- Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә торак күчемсез милекне сатканда, анда күпме вакыт яшәүгә карамастан, физик берәмлекләр кеременә салым (НДФЛ) түләргә кирәкми. Ташлама алу өчен киләсе елның 30 апреленә кадәр зуррак мәйданлы яңа торак сатып алырга кирәк, өстәвенә, гаилә әгъзаларында башка торак булырга тиеш түгел.

- Күчемсез милек сатып алган вакытта салым вычеты алу өчен 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга кирәкми. Салым идарәсе сайтында салым түләүченең шәхси кабинетында үз вычетыңа хокукыңны белдерү дә җитә. Әгәр сездә файдаланылмаган акча калса, салым инспекциясе автоматик рәвештә барлык мәгълүматларны тикшерәчәк һәм тиешле вычетны җибәрәчәк. Мондый тәртип быел ук гамәлгә кертелде һәм 2021 елда өлешчә алынган вычетларга кагылачак.

- Коммуналь хуҗалык буенча субсидия алу җиңеләйде. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидиягә дәгъва итүче гаиләләргә хәзер бурычлары булмау турында белешмә җыярга кирәкми. Социаль хезмәтләр аларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Хәзер суд карары булган очракта, соңгы өч елдагы бурычлар гына исәпкә алына. Исегезгә төшерәбез, субсидияләрне коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше керемнәренең 22 процентыннан артыграк булган гаиләләр, шулай ук кайбер льготалы категория гражданнар алырга мөмкин.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в