"Башкортостан” телерадиокомпаниясе вакыйгалар урыныннан хәбәр итүенчә, йортның асты өскә китерелгән, җинаятьчеләр нәрсәдер эзләгән дип фаразлана.
Иван Николаевичның җансыз гәүдәсенә беренчеләрдән булып күршесе тап булган. Бабай бәйләнгән, башында күпсанлы җәрәхәтләр булган. Алдан ясалган нәтиҗәләр буенча, ветеранны кыйнаганнар, кыйммәтле әйберләр һәм акчалар таптырулары ихтимал.