Туган як
+17 °С
Дождь
МАКС
Кеше һәм хокук
26 Июня 2020, 08:06

Тавыш бирүдә катнашу — һәркемнең изге бурычы

Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты, Октябрьский шәһәрендәге “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы­ның генеральный директоры Раил Фәхретдинов шулай дип исәпли.— Русия Конституциясе һәр­кемнең тормышында мө­һим урын тотучы гаять әһә­миятле документ. Аңа ярашлы, алдагы вакыт аралыгына ил гражданнарының хокуклары һәм бурычлары билгеләнә. Тормыш-көн­күрешкә бәйле бихисап мәсь­әләләр Консти­туциядә чагылыш таба. Ахыр чиктә, илебез эшчәнлегенең төп юнәлеш­ләре дә Төп законда күр­сәтелә.Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр йөздән артык, ә алар арасында өстенлекне халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән социаль блок мәсьәләләре алып тора. Атап әйткәндә, Конституция хезмәт­кә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаячак, ә пенсия ким дигәндә елына бер тапкыр индекса­цияләнәчәк, дип турыдан-туры гарантияли. Сыйфатлы медицина ярдәме, гражданнарны социаль яклау, кешеләр сә­ламәт яшәү рәвеше алып барсын һәм үз сәламәтлегенә җаваплы карасын өчен тиешле шартлар тудыру – хәзер дәүләтнең өстенлекле бурычы дәрәҗәсенә чыгарыла. Төзәт­мәләрдә дәүләт өчен иң зур кыйммәтләр сыйфатында балалар, ягъни яшь буын таныла һәм ятимнәр турында хәстәр­лек күрү буенча ата-ана вазыйфалары дәүләт карамагына бирелә. Гомумән, гади халык мәнфәгатьләре төзәтмә­ләрдә югары биеклеккә куела һәм, минемчә, бу дөрес тә.Бу җәһәттән шуны билге­ләп үтәсе килә. Халыкны социаль яклау юнәлешендәге чараларга игътибарны арттыру зарурлыгы бүгенге көн таләпләреннән чыга, шуңа да аны Төп законда тулыландырып, янә бер тапкыр ныгыту мөһим. Төзәтмәләргә тәкъдим­нәр нәкъ шуны күздә тота да инде.“Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы коллективына да турыдан-туры кагыла бу. Әйтергә кирәк, коронавирус пандемиясе шартларында предприятие авыр хәлгә дучар ителде. Республикада кертелгән чикләүләргә ярашлы, апрельдә тулысы белән һәм майның 10 көнендә завод эшләмәде. Барлыгы 2586 хезмәткәрне берләштер­гән коллектив өчен зур сынау булды бу. Хәзер эшчәнлек көйләнә, завод элекке хезмәт режимына тулысынча кайтты. Без бу сынауны лаеклы үттек. Иң мөһиме – коллективта хезмәткәрләрне кыскартуларга юл куелмады. Сүз дә юк, эшчәнлектә табигый үз­әрешләр булып тора, кем­нәрдер пенсиягә яисә декрет ялына китә. Әлеге көн­дәлек үзгәрешләрдән коллектив өчен аеруча көтеп алынганын да күрсәтеп үтәр идем. Соңгы чорда, ягъни тормыш җайга салына башлау белән, “Альтернатива” продук­циясенә сорау күзгә күренеп артты. Шуңа бәйле, заказлар да артты. Әйтергә кирәк, коллектив моны дөрес тоемлады һәм аңа фидакарь хезмәт күтә­релеше белән җавап бирә.Шул ук вакытта, авыр, катлаулы чорда “Альтернатива”га дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелүен дә билгеләр идем. Бу юнәлештә ике проект тормышка ашырылды. Аның беренчесе заводта чыгарылган продукциянең номенклатурасына бәйле. “Альтернатива”да коронавирус чорында аеруча күпләп таләп ителгән эшлән­мәләрне җитештерү күләме арттырылды һәм шушы максатта финанс ярдәме алдык. Икенче проект предприятие­нең чимал алуга бәйле әй­ләнеш средстволарын тулыландыруны күздә тота. Тоташ алганда, “Альтернатива”га күрсәтелгән дәүләт ярдәме 50 миллион сумнан артты.Сүз дә юк, заводка пандемия салган зыян моңардан күпкә зуррак, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, моңарчы сәгать кебек көйле эшләгән предприятие­нең технология чылбырында көтелмәгән үзгәрешләр барлыкка килде. Алар төп эш­чәнлеккә нык сукты, чөнки тоташ Русия күләмендәге һәм аерым чит илләрдәге партнёрлар белән бәйләнешләр бозылды, планлаштырылган эре проектларны тормышка ашыру тоткарланды яки кичектерелде. Ләкин шунысы хак – дәүләт ярдәме бик тә вакытлы булды, ул хезмәт коллективының матди хәлендә уңай чагылыш тапты. Хәзер, әйткәнемчә, эшчәнлек тә, төбәкләр, БДБ илләре белән элемтәләр дә җайга салына, чимал белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән арынабыз.Катлаулы вакыт сынавыннан шул рәвешле сабак алган “Альтернатива” коллекти­вының ил Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча Бөтенрусия чарасында актив катнашачагы аңлашы­ладыр. Гомумән, шуны истән чыгармыйк – Русиянең килә­чәге барыбызның да бу көнне тавыш бирүенә бәйле. Ил әһәмиятендәге мөһим һәм җаваплы чарадан беребез дә читтә калырга тиеш түгел, дип исәплим. Әлбәттә, әле дә дәвам иткән пандемия шартларында сәламәтлек саклау буенча тиешле һәм мотлак чараларны үтәгән хәлдә. Тавыш бирү участокларында бу юнәлештә бөтен шартлар тудырылуына шикләнмәскә мөмкин. Шуңа да тавыш би­рүдә катнашып, илебезнең киләчәге өчен үз өлешеңне кертү – һәркемнең намус эше, дип саныйм.Фәнүр Гыйльманов әзерләде.

Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты, Октябрьский шәһәрендәге “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы­ның генеральный директоры Раил Фәхретдинов шулай дип исәпли.

— Русия Конституциясе һәр­кемнең тормышында мө­һим урын тотучы гаять әһә­миятле документ. Аңа ярашлы, алдагы вакыт аралыгына ил гражданнарының хокуклары һәм бурычлары билгеләнә. Тормыш-көн­күрешкә бәйле бихисап мәсь­әләләр Консти­туциядә чагылыш таба. Ахыр чиктә, илебез эшчәнлегенең төп юнәлеш­ләре дә Төп законда күр­сәтелә.
Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр йөздән артык, ә алар арасында өстенлекне халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән социаль блок мәсьәләләре алып тора. Атап әйткәндә, Конституция хезмәт­кә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаячак, ә пенсия ким дигәндә елына бер тапкыр индекса­цияләнәчәк, дип турыдан-туры гарантияли. Сыйфатлы медицина ярдәме, гражданнарны социаль яклау, кешеләр сә­ламәт яшәү рәвеше алып барсын һәм үз сәламәтлегенә җаваплы карасын өчен тиешле шартлар тудыру – хәзер дәүләтнең өстенлекле бурычы дәрәҗәсенә чыгарыла. Төзәт­мәләрдә дәүләт өчен иң зур кыйммәтләр сыйфатында балалар, ягъни яшь буын таныла һәм ятимнәр турында хәстәр­лек күрү буенча ата-ана вазыйфалары дәүләт карамагына бирелә. Гомумән, гади халык мәнфәгатьләре төзәтмә­ләрдә югары биеклеккә куела һәм, минемчә, бу дөрес тә.
Бу җәһәттән шуны билге­ләп үтәсе килә. Халыкны социаль яклау юнәлешендәге чараларга игътибарны арттыру зарурлыгы бүгенге көн таләпләреннән чыга, шуңа да аны Төп законда тулыландырып, янә бер тапкыр ныгыту мөһим. Төзәтмәләргә тәкъдим­нәр нәкъ шуны күздә тота да инде.
“Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы коллективына да турыдан-туры кагыла бу. Әйтергә кирәк, коронавирус пандемиясе шартларында предприятие авыр хәлгә дучар ителде. Республикада кертелгән чикләүләргә ярашлы, апрельдә тулысы белән һәм майның 10 көнендә завод эшләмәде. Барлыгы 2586 хезмәткәрне берләштер­гән коллектив өчен зур сынау булды бу. Хәзер эшчәнлек көйләнә, завод элекке хезмәт режимына тулысынча кайтты. Без бу сынауны лаеклы үттек. Иң мөһиме – коллективта хезмәткәрләрне кыскартуларга юл куелмады. Сүз дә юк, эшчәнлектә табигый үз­әрешләр булып тора, кем­нәрдер пенсиягә яисә декрет ялына китә. Әлеге көн­дәлек үзгәрешләрдән коллектив өчен аеруча көтеп алынганын да күрсәтеп үтәр идем. Соңгы чорда, ягъни тормыш җайга салына башлау белән, “Альтернатива” продук­циясенә сорау күзгә күренеп артты. Шуңа бәйле, заказлар да артты. Әйтергә кирәк, коллектив моны дөрес тоемлады һәм аңа фидакарь хезмәт күтә­релеше белән җавап бирә.
Шул ук вакытта, авыр, катлаулы чорда “Альтернатива”га дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелүен дә билгеләр идем. Бу юнәлештә ике проект тормышка ашырылды. Аның беренчесе заводта чыгарылган продукциянең номенклатурасына бәйле. “Альтернатива”да коронавирус чорында аеруча күпләп таләп ителгән эшлән­мәләрне җитештерү күләме арттырылды һәм шушы максатта финанс ярдәме алдык. Икенче проект предприятие­нең чимал алуга бәйле әй­ләнеш средстволарын тулыландыруны күздә тота. Тоташ алганда, “Альтернатива”га күрсәтелгән дәүләт ярдәме 50 миллион сумнан артты.
Сүз дә юк, заводка пандемия салган зыян моңардан күпкә зуррак, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, моңарчы сәгать кебек көйле эшләгән предприятие­нең технология чылбырында көтелмәгән үзгәрешләр барлыкка килде. Алар төп эш­чәнлеккә нык сукты, чөнки тоташ Русия күләмендәге һәм аерым чит илләрдәге партнёрлар белән бәйләнешләр бозылды, планлаштырылган эре проектларны тормышка ашыру тоткарланды яки кичектерелде. Ләкин шунысы хак – дәүләт ярдәме бик тә вакытлы булды, ул хезмәт коллективының матди хәлендә уңай чагылыш тапты. Хәзер, әйткәнемчә, эшчәнлек тә, төбәкләр, БДБ илләре белән элемтәләр дә җайга салына, чимал белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән арынабыз.
Катлаулы вакыт сынавыннан шул рәвешле сабак алган “Альтернатива” коллекти­вының ил Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча Бөтенрусия чарасында актив катнашачагы аңлашы­ладыр. Гомумән, шуны истән чыгармыйк – Русиянең килә­чәге барыбызның да бу көнне тавыш бирүенә бәйле. Ил әһәмиятендәге мөһим һәм җаваплы чарадан беребез дә читтә калырга тиеш түгел, дип исәплим. Әлбәттә, әле дә дәвам иткән пандемия шартларында сәламәтлек саклау буенча тиешле һәм мотлак чараларны үтәгән хәлдә. Тавыш бирү участокларында бу юнәлештә бөтен шартлар тудырылуына шикләнмәскә мөмкин. Шуңа да тавыш би­рүдә катнашып, илебезнең киләчәге өчен үз өлешеңне кертү – һәркемнең намус эше, дип саныйм.

Фәнүр Гыйльманов әзерләде.
Читайте нас