Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүе алдыннан гражданнарның сайлау активлыгы турында үз фикерләре белән Башкортстандагы “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясе координаторы Михаил Артамонов уртаклаша.
- Безнең бәяләвебезчә, Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә килү төбәкнең традицион сайлауларда катнашу дәрәҗәсендә сакланачак, алар шул исәптән Русия Президентын, Дәүләт думасын, Башкортстан Башлыгын сайлаулар нәтиҗәләре буенча да иде. Объектив рәвештә хәзерге вакытта килүнең кимүенә сизелерлек йогынты ясарлык факторлар юк, хәтта мөһим чарага кире мәгълүматның күплеген, тавыш бирү һәм төзәтмәләр кертү процедурасына карата таратыла торган фейкларны исәпкә алып та, - дип саный эксперт.
Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә илнең Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүе узачак. Республиканың барлык участок комиссияләре, тиешле санитария нормаларын үтәп, тавыш бирүне үткәрүгә әзер.
Фото: bashinform.ru