

Элекке полицейскийлар үзләрен көчләүдә гаепләгән дознаватель кыз турында фикерләре белән бүлешкән.
Алар аны гафу итүләре турында сөйли. Бу хакта суд залыннан чыккач хәбәр итәләр, анда аларны тулысынча акладылар.
"Мин аны кичерәм. Ходай ярлыкасын", - дигән Эдуард Матвеев. Салават Галиев, «мин дә шундый ук фикердә», дип өстәгән.
Көчләү турындагы җинаять эшенең өченче фигуранты Павел Яромчукка карата хөкем карарын алты елдан дүрт елга калдырдылар. Ул аны гомум режимлы колониядә үтәчәк. Эдуард Матвеевның адвокаты Рөстәм Ибраһимов хәбәр иткәнчә, Яромчукны суд залында ук кулга алалар һәм 5нче СИЗОга җибәрәләр.
Әйткәндәй, акланган полицейскийларның званиеләрен дә кире кайтарганнар.
Фото: ufa1.ru