Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
5 декабрь 2019, 12:02

«Закон хәрефен әлифбага кертергә мөмкин»

Юрист — иң борынгы һәм дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе. Ул халыкның иреге һәм хокугы сагында торучыларны берләштерә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан юрист-адвокат Александр Лубашев белән очрашып, һөнәр үзенчәлекләре турында әңгәмәләштек.

Юрист — иң борынгы һәм дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе. Ул халыкның иреге һәм хокугы сагында торучыларны берләштерә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан юрист-адвокат Александр Лубашев белән очрашып, һөнәр үзенчәлекләре турында әңгәмәләштек.
Ул 2010 елны Башкорт икътисади-юридик техникумын кызыл дипломга тәмамлаган. Хезмәт юлын юрист ярдәмчесе буларак башлаган, арытаба адвокат стажеры сыйфатында да эшләгән. Бер үк вакытта читтән торып Самара дәүләт университетының юридик факультетында укыган. 2014 елны югары уку йортын тәмамлап, һөнәре буенча берникадәр тәҗрибә туплагач, А. Лубашев юридик ярдәм күрсәтү буенча үз эшен башлап җибәргән. 2017 елны, адвокат статусына квалификация имтиханын уңышлы тапшырып, ант кабул иткән.


— Александр Олегович, юрист һөнәренә ничек килдегез?
— Хокук өлкәсе белән мәктәптә укыган чакта ук кызыксына идем. Үз хокукларыңны яклау, гаделлек өчен көрәшү сыйфатлары да көчле иде миндә. Моңа бәйле мәктәп чорыннан бер кызыклы вакыйга истә калган. Хезмәт дәресендә бездән кар көрәтә башладылар. Әлбәттә, мин хезмәт тәрбиясенә каршы түгел. Әмма бу хәл еш кабатланып торгач, бездә ризасызлык туды. Минем тәкъдим буенча без имзалар җыеп, директорга гариза яздык. Бу эшнең нәтиҗәсе «күңелле» булды — хезмәт дәресен директор алып бара башлады. Әйе, кайбер иптәшләремне бу нәтиҗә канәгатьләндермәсә дә, әмма гаделлек тантана итте — без карны сирәгрәк чистарта башладык. Әлбәттә, мин законнарны беләм дип, укытучылар белән сүз көрәштереп, тавышка кереп йөргән булмады. Хокук, законнар белән кызыксыну бу өлкәдә төпле белем алу теләгенә әверелде. Шул максатта 9нчы сыйныфка күчкәч, икътисади-юридик техникумның кичке бүлегенә укырга кердем. Моннан тыш Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның юридик мәктәбендә дә шөгыльләндем. Шушы мәктәптә хокукый белем алу киләчәктә юрист булырга этәргеч бирде дә инде.

— Адвокат статусы алуыгыз нәрсәгә бәйле? Моның өчен нәрсә таләп ителә?
— Үз һөнәремдә камилләшәсем, квалификациямне күтәрәсе килде. Аннары эш бирүчедән бәйсез булу, адвокат белгечлегенең абруйлылыгы да йогынты ясагандыр. Адвокат статусы алыр өчен югары юридик белемнән тыш, ике елдан да ким булмаган юридик стаж һәм квалификация имтиханын тапшырырга кирәк. Имтихан бик катлаулы, ике өлештән тора. Беренчесендә тест рәвешендәге 600гә якын сорауны компьютер аша тапшырасың, икенче өлешен — билетлар буенча телдән. Соңгысын 13 кешедән торган квалификацияле имтихан комиссиясе алдында бирәсең һәм ул үз карарын чыгара.

— Хокукның кайсы тармакларында эшләр алып барасыз?
— Җәмгыятьнең социаль структурасы буларак, хокук ул — киң төшенчә. Кеше кайда гына булмасын, аңа ниндидер кагыйдәләр, бурычлар гамәле кагыла. Бөтен хокук өлкәсен белеп бетереп булмый, шуңа күрә юристлар, адвокатлар махсуслаша. Мин дә үземә хокук тармакларының берничә юнәлешен сайладым. Гражданлык-хокукый тармагында мирас, гаилә, гражданлык, социаль
һәм пенсия, торак һәм җир, кулланучылар хокукларын яклау эшләре белән шөгыльләнәм. Шулай ук җинаять хокукы өлкәсендә сәламәтлеккә зыян салу, тыелган чаралар һәм препаратларның законсыз әйләнеше
һәм таралуы, мутлашу буенча эшләрне алып барам.

— Авыр җинаятьләр белән эш итәргә туры киләме?
— Минем практикада андый эшләр күп түгел, бәхеткә, алар безнең биләмәдә еш очрамый. Бәлки, мондый төр җинаятьләргә каршы кисәтү эшләренең нәтиҗәседер. Җинаятьчене дә кеше итеп карарга кирәк. Кешене «җинаятьче» дип суд карарыннан соң гына атарга була. Гаепләнүчене яклаганда, җинаятьнең нинди хәлдә, нинди хәл-вакыйгада кылынуы да исәпкә алына. Мәсәлән, җинаять эшләре буенча бер очракта яклаучы буларак эш итәргә туры килде. Күрше республиканың районында ике яшь кеше олы яшьтәге парны талый. Зур булмаган күләмдә акча урлап, әбине үтерәләр, бабайның сәламәтлегенә авыр зыян салалар. Җинаятьчеләрне ике көн эчендә безнең шәһәрдән таптылар. Акчаны алар кием-салымга, туклануга, кәеф-сафа коруга тотынган була. Мин гаепләнүчеләрнең берсен якладым. Аның сүзеннән чыгып һәм судта раслануынча, якланучымның үтерергә нияте булмый, ул өйгә талау максаты белән генә керә. Ә менә иптәшенең явыз нияте акча урлагач барлыкка килә, ул шаһитларны калдырмаска карар итә, нәтиҗәдә бабай исән кала. Әмма аларны шаһит күрсәтмәсе буенча түгел, ә полиция хезмәткәрләренең оператив эшчәнлек нәтиҗәсендә табалар.

— Адвокат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Беренче чиратта намуслы булырга, җаваплылык тоеп эшләргә, юридик кануннарны, конфиденциаль мәгълүматны саклый белергә тиеш. Игътибарлылык, төгәллек, тел, сөйли белү осталыгы да кирәк. Психолог, артист булу да хуплана.

— Эш көнегез ничек үтә?
— Кемдер адвокат көне буе судта дәгъвачыларның мәнфәгатьләрен яклый дип уйлыйдыр. Әммә бу алай түгел. Гадәттә, эш көнем эш бүлмәсендә башлана. Күз уңымда беррәттән 10нан 100гә кадәр эш булырга мөмкин. Аларның һәрберсе буенча ниндидер эшләр башкарам: документлар җыям, гариза язып тапшырам, консультация бирәм, тикшерү эшләрендә,
суд утырышында катнашам, сорау алам һ. б. Эш буенча Башкортстан, Татарстан, Самара өлкәсе буенча командировкаларга да барам. Шулай ук чакыру буенча мәктәпләрдә, колледжларда әңгәмә-лекцияләр үткәрәм. Үзлегемнән һәр чәршәмбе 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр бар халыкка да чират тәртибендә бушлай юридик киңәшләр бирәм. Кемгә хокукый өлкәдә киңәшләр кирәк, рәхим итсен. Безнең офис Комсомольская, 15нче йорт адресы буенча урнашкан.

— Адвокат мөрәҗәгать итүчегә эшнең киләчәге өметсез булачагы турында әйтергә тиешме?
— Әлбәттә. Бу Адвокатның һөнәри этикасы кодексында да әйтелгән. Эшкә алынганчы мин хокукый анализ үткәрәм, аның киләчәген күзаллыйм. Уңышлы яки уңышсыз яисә төгәл билгеле түгел, әмма уңышка өмет булуы, нинди куркынычлар көтелүе турында ышанычлы мәгълүмат җиткерәм. Мөрәҗәгать итүче эшкә алыну-алынмау турында үзе карар итә.

— Күпме эшләр сезнең исәптә?
— Адвокат ярдәмчесе булып эшли башлаган мәлләрдә саный идем. Хәзер инде исәпләгән юк, бәлки, 500дән арткандыр.

— Хезмәтегездән ничек ял итәсез?
— Мин эшем белән яшим, эш белән ялны бүлү дигән нәрсә юк миндә. Эштән ял итүдә мохтаҗ түгелмен. Эш үзенчәлекләре буенча да атналап отпускылар алалмыйм, чөнки суд утырышына чакырырга мөмкиннәр. Тик эш уңышсыз тәмамланган очракта гына миңа рухи бушану кирәк була. Анда да мин эшкә барам, тик җитди хезмәт белән шөгыльләнмим, нигездә, юридик киңәшләр генә бирәм.

— Практикагыздагы иң кызыклы яисә горурланырлык эшләрне билгели аласызмы?
—Минемчә, һәр очрак үзенчәлекле, аларны аеру мөмкин түгел кебек. Уллыкка, кызлыкка алу яисә ата-ананың хокукларын тезгезү, алимент түләмәүчеләр белән көрәшү буенча эшләрне алып бару үземә ошый. Балаларның гаилә табуы, хокуклары яклануы күңелгә ниндидер җылылык бирә.

— Һөнәри бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?
— Юридик өлкәдә эшләүчеләргә үз урыннарын табып, уңышларга ирешүләрен, шулай ук сабырлык, бәхет-шатлыклар һәм сәламәтлек телим.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзегезгә дә уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын.

... Александр Лубашевның «ВКонтакте»дагы шәхси битендә «Закон хәрефен әлифбага кертергә мөмкин» дип язылып куйган. Чыннан да хәзерге заманда күп кешеләр законда беркетелгән үз хокукларын белми, димәк, аларны яклый да алмый һәм шул сәбәпле төрле чикләүләргә, мәхрүм итүләргә дучар була. Ә инде халыкны яклау һәм гаделлекнең тантана итүенә ирешү — адвокатның төп бурычы.
Читайте нас: