Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
12 ноябрь 2019, 11:37

«Безнең хезмәт хәвефле һәм авыр...»

Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан шәһәр мәдәният йортында бәйрәм тантанасы оештырылды.
Быелгы бәйрәм республика буенча Эчке эшләр министрлыгының 100 еллыгы белән туры килде. Чарада шәһәр хакимияте җитәкчелеге, полиция хезмәткәрләре, ветераннар катнашты.
Иң беренчеләрдән булып хокук сакчыларын хакимият башлыгы Алексей Шмелев котлады. Ул эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үтте, халыкның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады.
— Власть органнарының абруе, җәмгыятебез иминлеге сезнең һөнәри осталыкка, җаваплылыкка, намуслылыкка нык бәйле. Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре алдында күп кенә җитди бурычлар тора — гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, милкен нәтиҗәле саклау, ришвәтчелеккә каршы көрәшү, хокук бозуларны профилактикалау, юлларда иминлек тәэмин итү. Җаваплы эшегездә зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхет телим, — диде Алексей Николаевич котлау сүзендә.
Хакимият башлыгы аеруча яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен полициянең бер төркем хезмәткәрләренә шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Октябрьский эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илнур Абдуллин эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, түземлек, кыюлык, уңышлар теләде. Ул шулай ук котлау сүзләрен хезмәттәшләренең гаилә әгъзаларына да юллады, ярдәмнәре, түземлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. Илнур Зинур улы яхшы күрсәткечләргә ирешкән, вазыйфаларын намус белән башкарган бер төркем хезмәт алдынгыларына яңа звание билгеләре, төрле дәрәҗәдәге медальләр, күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук һөнәри бәйрәм алдыннан шәхси состав арасында оештырылган ярыш җиңүчеләре билгеләнде.
Бүләкләү тантанасыннан гомерләрен халык иминлегенә багышлаган хөрмәтле ветераннар да читтә калмады. Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын аларга эчке эшләр органнары ветераннары советы рәисе Радик Еникеев тапшырды.
Тантаналы чарада катнашучылар хезмәт бурычын башкарганда һәлак булган хезмәт- кәрләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәм шәһәребез иҗади коллективлары һәм артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Музыкаль күчтәнәчләр һәркемнең күңеленә хуш килеп, яхшы кәеф өстәде.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотосы

Читайте нас: