Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
17 гыйнвар 2019, 13:21

Законга хезмәт итүчеләр

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде.

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде.
Быел әлеге мөһим дәүләт структурасына 297 ел тула. Шәһәр прокуратурасы — Русия Федерациясе прокуратура органнары бердәм системасының бер өлеше. Үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне — дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне еллар дәвамында лаеклы башкарып килә.
Закон сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын бу көн белән ихлас котлыйбыз.
Сезнең тырышлыгыгыз белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә. Сезгә законлылык, хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.

Читайте нас: