Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
10 декабрь 2018, 19:17

Юллар имин булсын

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында даими кисәтелүгә карамастан, кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакатләре саны артканнан-арта.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында даими кисәтелүгә карамастан, кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакатләре саны артканнан-арта.
Статистика мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ун аенда республика юлларында 3,5 мең юл-транспорт фаҗигасендә 448 кеше һәлак булган, 4,5 мең кеше төрле тән җәрәхәте алган. Бу мәсьәлә республика Хөкүмәте киңәшмәсендә күтәрелеп, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юлларда контрольне көчәйтүне катгый таләп итте. Шушы уңайдан узган атнада бөтен республикада, шул исәптән безнең шәһәрдә дә Дәүләт автоинспекциясе күмәк тикшерүләр үткәрде. Искәртү чарасы транспорт агымында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймауга юнәлтелде.
Рейдларның чираттагысы юл хәрәкәте кызу булган урыннарның берсе — «Верба» сәүдә-күңел ачу үзәге янында оештырылды.
— Бер сәгать эчендә 100ләп машина туктатылды. Тикшерү барышында тизлекне арттыру, страховка полисының юклыгы, эләктерелмәгән хәвефсезлек каешы, дәүләт стандартларына туры килмәгән тонировка, пычрак, укылмый торган дәүләт номеры кебек юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча күп кенә җитешсезлекләр ачыкланды. ЮХХДИ хезмәткәрләре административ хокук бозу турында 15 протокол төзеде, — дип белдерде инспектор Алинә Йосыпова.
Водительләрнең күбесе мондый рейдларны аңлап кабул итә. Җәяүлеләргә дә игътибар итү кирәклеген билгеләделәр.
Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән мондый рейдлар даими оештырылачак.

Алсу ИБРАҺИМОВА.

Читайте нас: