Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
15 ноябрь 2018, 13:46

Участковый — җитмеш төрле һөнәр иясе!

«Участковый» дигәнне ишеткәндә гадәттә күз алдына Михаил Жаровның данлыклы Анискины, Сергей Безруковның җитди дә, гаять сөйкемле дә Павел Кравцовы килеп баса. Бу геройлар бер үк вакытта батырлык һәм кешелеклелек үрнәге булып тора, алар хыялда хәтта романтик образлар тудыра…

«Участковый» дигәнне ишеткәндә гадәттә күз алдына Михаил Жаровның данлыклы Анискины, Сергей Безруковның җитди дә, гаять сөйкемле дә Павел Кравцовы килеп баса. Бу геройлар бер үк вакытта батырлык һәм кешелеклелек үрнәге булып тора, алар хыялда хәтта романтик образлар тудыра…

Көндәлек тормышта да бу шулаймы соң? Бүгенге көн участковые ничек яши, гомумән, нинди ул? Шушы сорауларга җавап табу ниятендә шәһәрнең эчке эшләр бүлегенә юл алдык. Биредә безне вәкаләтле участок хезмәткәрләре бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы полиция подполковнигы Илдар Рамил улы Мөхәмәтшин каршы алды. Аңардан шәһәрдәге оператив хәл торышы, шулай ук участковыйлар хезмәте белән таныштыруын сорадык.

— Бүгенге көндә бүлектә 27 хезмәткәр мәшгуль. 2018 елның 10 аенда алар тарафыннан 200дән ашу җинаять очрагы, 1400дән артык административ хокук бозулар ачыкланды. Соңгы елларда безнең штат яшь белгечләр белән тулыланды. Бу — уңай күренеш һәм ул күпчелектә һөнәргә мәхәббәт, шулай ук социаль ташламалар, лаек хезмәт хакына бәйле дип уйлыйм.

Бүлек эшчәнлегенә килгәндә, ул күп сандагы юнәлешләрне үз эченә ала. Монда гаилә һәм көнкүрештәге, шул исәптән, исерткеч эчемлекләр тәэсирендә кылынган җинаятьләр дә; милекне урлау яки аңа зыян салу, сәламәтлеккә зарар китерү дә; наркотикларны сату, тарату һәм куллану да керә. Бүлек хезмәткәрләре административ күзәтү астындагы затлар, шартлы рәвештә хөкем итәлгәннәр белән дә эшли, җинаять-башкару инспекциясе белгечләре белән берлектә алар яшәгән торак пунктлар буенча йөри.

— Яхшы участковый нинди була?

— Ул — җитмеш төрле һөнәргә ия дияр идем. Аның төп бурычы — үзенә тәгаенләнгән җирлектә халык иминлеген саклау, закон бозуны кисәтү. Бу максаттан ул биләмәләрне күзәтүдә тота, торак йортларда яшәүчеләр белән очрашып, мөрәҗәгатьләр кабул итә, имин булмаган гаиләләрдә кисәтү эше үткәрә. Участковыйны иң «ачык» полиция вәкиле дип тә атыйлар. Чөнки ул турыдан-туры кешеләр белән эшли. Күршеләр төнлә тынычлыкны бозамы, подъездда тәмәке тартамы, гауга-тавыш чыгарамы — бу зарларның һәммәсе дә иң тәүдә участковыйга килеп ирешә. Шуңа күрә ул берникадәр дәрәҗәдә психолог та булырга тиеш. Ягъни, җинаять кылучылар белән дә, гади халык белән дә уртак тел таба белергә.

— Участковый үз эше буенча халык алдында хисап тотамы?

— Мотлак рәвештә. Бу максаттан ярты елга бер тапкыр халык белән гомуми җыелыш оештырыла. Аның кысаларында хокук бозуларны ачыклау, мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәләр ясала. Моннан тыш, бүлек хезмәткәрләре тәрбияви чараларда катнаша, шәхсән үзем хезмәт коллективларына чыгып, әңгәмәләр үткәрәм.

— Бүлек хезмәте хәвефлеме?

— Полициядә эшләүчеләр даими рәвештә сәламәтлек һәм хәтта гомерен дә куркыныч астына куя. Мисалга, җинаять урынына чакыру алганда, анда сине кемнең каршы алуын белмисең. Бәлки, ул кораллангандыр яки үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә ярсыгандыр. Ә мондый халәттәге кешедән барысын да көтәргә мөмкин. Шуңа күрә эчке эшләр органнарында эшләүчеләр тәвәкәллек, кыюлык, дөрес карар кабул итә белү ише сыйфатларга ия булырга тиеш.

— Гадәти булмаган мөрәҗәгатьләр аласызмы?

— Күп инде алар. Полиция карамагында булмаган чакырулар даими килә. Мисалга, бер кеше шалтырата, янәсе дә күршесе телевизор сигналына комачаулык тудыра. Әлбәттә, моның дөреслеккә тап булмавы аңлашыла. Әмма мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәрү, вакыйга урынына чыгу, күршеләрне сораштыру, документлар тутыру һәм карар кабул итү мөһим. Күз алдыгызга китерәсезме, күпме көч һәм вакытны ала бу? Шулай ук үзләрен кемдер даими эзәрлекли, күзәтә дип шалтыратучылар да бар. Бу хәбәрләрнең күпчелеге уйдырма булып чыга. Ә участковыйга барыбер чакыру буенча барасы, тикшерәсе була. Чөнки кеше иминлеген саклау — аның төп һәм иң мөһим бурычы…

— Бүлектә яшьләр өчен кемнәр үрнәк, остаз?

— Бездә зур тәҗрибәгә ия, белемле хезмәткәрләр шактый. Алар арасында 26 еллык хезмәт стажына ия участковый, полиция капитаны Николай Горбуновны аерым билгеләп үтәсе килә. Николай Иванович башта юл-сак хезмәтендә эшләде, соңыннан полиция участковые булды. Аның карамагында — Мулла авылы. Күпьеллык эшчәнлеге дәверендә Н. Горбунов үзен таләпчән, җаваплы белгеч итеп күрсәтте. Моның белән ул халыкның һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен казанды. Яшьләрне тәрбияләү эшендә дә Николай Ивановичның өлеше зур. Быел ул лаек ялга чыга, әмма аның хезмәт үрнәге һәрчак каршыбызда булачак.

Хезмәт бурычларын югары дәрәҗәдә башкаручылардан шулай ук Ранис Фазлетдинов, Линар Гәрәев, Айрат Ямалеевларны билгеләр идем. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче яшьләрне дә әйтеп үтәсе килә: Константин Мишин, Артур Горошко.

Агымдагы елның 17 ноябрендә участковыйлар хезмәте оешуына 95 ел тула. Бу өлкәдә эшләүчеләргә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ныклы сәламәтлек, түземлек һәм хокук тәртибен саклауда зур уңышлар телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: