Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
8 ноябрь 2018, 16:44

Яраткан эш — ярты бәхет

Һәрбер кешенең тормышында булачак һөнәрне сайлау мөһим урын алып тора. Психологлар фикеренчә, монда матди тәэминатны кайгырту гына түгел, үз хезмәтеңнән канәгатьлек кичерү дә зур әһәмияткә ия.

Һәрбер кешенең тормышында булачак һөнәрне сайлау мөһим урын алып тора. Психологлар фикеренчә, монда матди тәэминатны кайгырту гына түгел, үз хезмәтеңнән канәгатьлек кичерү дә зур әһәмияткә ия.
Хезмәт баскычларыннан югары күтәрелү дә моңа бәйле. Бу — фәнни юл белән дәлилләнгән. Бер сүз белән әйткәндә, яратмаган эштә югары нәтиҗәгә ирешү җиңел түгел. Ә менә хезмәтеңне ихлас күңелдән, зур җаваплылык тоеп башкарасың икән, димәк сиңа арытаба үсеш өчен мөмкинлекләр бар. Бу хакыйкатьнең дөреслегенә бүгенге мәкаләбез герое — Октябрьский эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры Айдар Төхбәтуллинның хезмәт юлы белән танышкач тагы бер кат инандым.
Айдар Айрат улы Туймазы районының Бәйрәкә-Түбә авылында туган. 9нчы сыйныфтан соң Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумының юридик факультетында белем ала. 18 яшендә инде ул полициядә эшли башлый. Туймазы шәһәре һәм районы буенча эчке эшләр бүлегенең патруль-сак хезмәтендә милиционер, рота командиры, взвод командиры урынбасары була. Айдар Айрат улы билгеләвенчә, патруль-сак хезмәтендә (аны «кадрлар коючы» дип атыйлар) эшләгән чор — яхшы тормыш мәктәбе булган. Чөнки әлеге хезмәт полициянең җинаятьчеләрне эзләү, тикшерү, сорау алу ише бүлекчәләре эшчәнлеген колачлый, ягъни төрле яклап тәҗрибә туплауга булыша.
Максатчан егет 2006 елда ВЭГУның юриспруденция бүлегендә читтән торып укып, юрист белгечлеген үзләштерә. Шушы ук чорда кадрлар бүлеге инспекторы вазыйфасына билгеләнә. Чишмә районында эшләп ала. 2011 елда Туймазы районына кайта, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары була, шәхси состав белән эшләү бүлеген җитәкли. 2014 елда хезмәт бурычлары буенча Төньяк Кавказда командировкада булып кайта. Мәскәүдә үткән кадровиклар арасындагы һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, 6нчы урын ала. 2017 елдан бүгенге көнгәчә Октябрьский эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын үти.


— Айдар Айратович, бүлек эше белән таныштырмассызмы?
— Полиция бүлекчәләренең эшчәнлеген көйләү, хисап-финанслау, административ-хуҗалык, ремонт эшләре, автотранспорт, ГСМ, махсус кием, шулай ук кадрлар тәэминаты мәсьәләсен хәл итү безнең өстә. Бүлекнең төп акыл сәләте тупланган өлеше — ул штаб. Биредә фаразлау, анализлау гамәлләре башкарыла. Моннан тыш делопроизводство тәртибе төркеме булдырылган. Аның төп йөкләмәсе — корреспонденция әйләнешен күзәтү, документларны, җавапларны тиешле вакытта юллау, халык мөрәҗәгатьләрен кабул итү. Соңгысы бүгенге көндә аеруча көнүзәк булып тора. Бөтен мөрәҗәгатьләр, алар буенча кабул ителгән карарлар минем аша үтә. Аларның һәрберсе җентекле тикшерелә, мәгълүматларның законга ярашлыгы күзәтелә. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген тикшерү кысаларындагы үтенеч язмалары (ходатайство); хезмәткәрләр тарафыннан кабул ителгән карарларга (мисалга, җинаять эше кузгатудан баш тарту) карата ризасылык белдерүләр тәшкил итә.
Бездә һәрвакытта да катгый тәртип хөкем сөрә. Хезмәткәрләр белән көн саен тәртип җаваплылыгы, кешеләр хәвефсезлеге, хокук сагы, ришвәтчелек гамәлләре, юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләре буенча сөйләшү оештырыла. Әгәр ниндидер закон бозулар ачыкланса, моның өчен җаваплылык каралган. Гомумән алганда, соңгы елларда эчке эшләр органнары эшчәнлегендә аңлаешлылык, җәмәгатьчелеккә ачыклык күзәтелә. Халык мөрәҗәгатьләре турыдан-туры эш кабинетында да, «кайнар элемтә», «ышаныч телефон»нары аша да кабул ителә. Бу үз чиратында төрле өлкәдәге хокук бозуларны вакытында искәртүгә, мәсьәләнең тиз арада хәл ителүенә булыша.

— Яхшы полицейский нинди була?
— Намуслы, гадел, максатчан, ныкышмалы. Халык белән һәрдаим бәйләнештә эшләү аеруча зур җаваплылык таләп итә. Безнең эштә хата-ялгышлыкларга урын булмаска тиеш, чөнки моңа кешеләр иминлеге бәйле.

— Эшегездә кемнән үрнәк аласыз?
— Эчке эшләр органнарында эшли башлаган чордагы остазым — патруль-сак хезмәтенең рота командиры Илшат Шәйхетдинов, шулай ук шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары Ринат Имамов. Бүген инде хаклы ялда булсалар да, аларның тәҗрибәсе, фәһемле киңәшләре минем өчен һәрчак өлге-үрнәк булачак.

— Полициягә эшкә урнашыр өчен нинди таләпләр куела?
— Беренчедән, армия хезмәтен үтү. Икенчедән, рухи һәм физик торышның уңай булуы. Моңа исерткеч эчемлекләр, наркотикларга бәйлелектән азат булу; психологик халәт тотрыклылыгы керә. Бүген тәҗрибәмә таянып, эшкә урнашырга килүченең үз-үзен тотышыннан, әңгәмәләшүеннән үк аның холык-фигылен, начар гадәтләре булу-булмавын, хак яки ялган сөйләвен күзаллый алам. Кадрлар тәэминаты мәсьәләсе бүгенге көндә иң мөһимнәр исемлегендә тора. Эчке эшләр органнарында хезмәткәрләргә ихтыяҗ шактый зур. Шуңа күрә, яшьләрне бүлеккә чакырып калабыз: килсеннәр, үзләрен сынап карасыннар. Дәүләт тарафыннан полициядә хезмәт итүчеләргә уңайлы социаль һәм эш шартлары булдырыла, югары хезмәт хакы, матди ярдәм чаралары билгеләнә.

— Тормыш иптәшегез дә полициядә эшли икән?
— Әйе, хатыным Лилия Флүр кызы административ законнарны башкару буенча өлкән инспектор вазыйфасын үти. Аның белән Туймазыда эшләгән чорда танышып, гаилә кордык. Чишмә районында да бергә эшләдек, соңрак Октябрьскийга күченү форсаты чыкты. Икебезнең дә бер өлкәдә мәшгуль булу уңайлы дип саныйм. Мин кайда, Лилия дә шунда дияргә мөмкин. Тормыш иптәшемнең өйдә дә, хезмәттә дә янәшәмдә булуы көч-куәт бирә. Бүген инде 7 яшьлек улыбыз үсеп килә. Әлбәттә, аны тәрбияләүдә әти-әниләрнең ярдәме зур. Чөнки хезмәтебез бик җаваплы һәм ул күп вакытны ала.

Хәзерге заман полицейские нинди була дигән сорауга мин болай җавап бирер идем: ул — тәҗрибәле, белемле; иң четерекле мәсьәләне дә хәл итәрдәй зат. Ул кешеләрнең аңа карата ышанычын акларга, шул рәвешле полиция хезмәтенең абруен үстерергә тиеш. Айдар Төхбәтуллин һәм аның хезмәттәшләре шушы таләпләргә тап килә дип уйлыйм. Бүлек коллективына киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: