Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
16 апрель 2018, 13:37

Канун нигезендә гаделлек булдыручы

19 апрельдә Русия эчке эшләр министрлыгының хокук бүлекчәләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Юридик хезмәтнең тарихы 1946 елдан башлангыч ала. Нәкъ шул чорда аңа нигез салынган.

19 апрельдә Русия эчке эшләр министрлыгының хокук бүлекчәләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Юридик хезмәтнең тарихы 1946 елдан башлангыч ала. Нәкъ шул чорда аңа нигез салынган.
Бәйрәм уңаеннан гәзит укучыларын шәһәребезнең эчке эшләр органнарының юридик хезмәт бүлегендә мәшгуль ханым — юрисконсульт вазыйфасын башкаручы эчке эшләр майоры Анна Сергеева (фотода) белән таныштырмакчыбыз. Ул хокук саклау өлкәсендә 2001 елдан эшли. Баштагы мәлләрдә тикшерүче, өлкән тикшерүче була, 2009 елдан бүгенге көнгәчә — юрисконсульт вазыйфасын үти.
Анна Сергеева коллективта белемле, җаваплы, намуслы хезмәткәр буларак ихтирам казанган. Аның хезмәт бурычларына шәхси составның хокукый белемен үстерү, тикшерүләр үткәрү, судта хокук саклаучыларның мәнфәгатьләрен яклау керә.
Анна ханымның гаиләсендә дә тулы тәртип. Ул тормыш иптәше белән дус-тату гаиләдә ике улын тәрбияли. Хезмәттәшләре Анна Сергеевага һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен җиткереп, аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар, бәхетле, имин тормыш тели.
Ю. ВЕНЮКОВА, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.

Читайте нас: