Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
12 апрель 2018, 13:46

Тикшерүченең ялгышырга хакы юк

Тикшерүче эше — зур җаваплылык, түземлек, төрле өлкәләрдә белемле булуны, шулай ук эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәтләре белән хезмәттәшлек итә белүне таләп итүче һөнәр.

Тикшерүче эше — зур җаваплылык, түземлек, төрле өлкәләрдә белемле булуны, шулай ук эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәтләре белән хезмәттәшлек итә белүне таләп итүче һөнәр.
Ул бар кешегә дә туры килми һәм аерым үзенчәлекләргә ия. Документларны җентекле өйрәнү, бөртекләп дәлилләр җыю, хәвефле очракларда югалып калмау — тикшерүчегә хас сыйфатларны туплаган бу исемлекне бик озак дәвам итеп була.
6 апрельдә Русия Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оешуына 55 ел тулды. Шәһәребезнең тикшерү бүлеген юстиция подполковнигы Эльмира Фәритова җитәкли. Аның кул астында 19 хезмәткәр эшли. Күркәм юбилей уңаеннан аларның берсе — тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Салихҗанов белән әңгәмәләшеп алдык.


— Рөстәм Ягъфәрович, тикшерүче эше нидән гыйбарәт?
— Бүген тикшерүчеләр җилкәсендә — катлаулы, зур хезмәт куюны таләп итүче җинаятьләр буенча эшләр, шулай ук аларны кисәтү, дәлилләр җыю бурычы тора. Кирәкле мәгълүматлар тупланып беткәч, җинаять эше прокуратурага, арытаба судка юллана. Җинаятьләрнең иң күп өлешен угрылык (60-70%); наркотикларны саклау, сату һәм куллану, юл-транспорт фаҗигаләре белән бәйле эшләр тәшкил итә. Талау, юлбасарлык итү, сәламәтлеккә авыр зыян салу очраклары да байтак.
Бүлектә эш тәртибе түбәндәгечә билгеләнә: берәүләр икътисади җинаятьләр, наркотикларның законсыз әйләнеше, икенчеләр юл-транспорт вакыйгалары, балигъ булмаганнарга кагылышлы җинаятьләрне генә тикшерә. Тагын бер төркем (гадәттә, тәҗрибәлерәк хезмәткәрләр) сәламәтлеккә авыр зыян салу, кеше талау, юлбасарлык очраклары буенча эшли. Эшнең шул рәвешле бүленүе һөнәри осталыкның камилләшә баруына, моңа бәйле җинаятьләрне ачу саны артуына булыша.

— Бер җинаять эшен тикшерүгә уртача ничә кеше җәлеп ителә?
— Тикшерүчедән тыш җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре, участковый, балигъ булмаганнар белән эшләгәндә инспекция вәкилләре, юл-транспорт фаҗигасенә бәйле очракларда ЮХХДИ инспекторы, шулай ук эксперт-криминалистлар катнаша.

— Бүгенге көндә заманча технологияләргә бәйле җинаятьләр саны арта. Шәһәрдә вәзгыять ничек?
— Дөрестән дә, соңгы ике елда мондый төр җинаятьләр күбәйде. Халык арасында даими кисәтү-аңлату эше алып барылса да, алдакчылар тозагына эләгүчеләр кимеми. Бу кешеләрнең ваемсызлыгына, тиз ышанучанлыгына бәйле. Банк картасыннан акча урлау очраклары күп. Мәсәлән, карта хуҗасына янәсе банктан смс килә: «Сезнең карта бикләнгән, шушы номерга тиз арада шалтыратыгыз». Һәм кемдер моңа ышана, алдакчыларга карта номерын, арытаба смс аша килгән кодны хәбәр итә, нәтиҗәдә акчасын югалта. Шуны онытмау мөһим: банк беркайчан да кодны чит кешеләргә, хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтергә ярамаганлыгын кисәтә. Социаль челтәрләрдә, «Авито» ише чыганакларда, вируслы программалар ярдәмендә алдашу очраклары байтак. Мондый җинаятьләрне ачыклау бик авыр, шуңа күрә һәрдаим уяу булу кирәк.

— Киеренке эш тәртибе шәхси тормышыгызда комачаулык итмиме?
— Иң мөһиме — якын кешеләреңнең сине аңлавы, теләктәшлек күрсәтүе. Шул вакытта гына хезмәтең шатлык китерә, киеренке шартларда да югалып калмыйсың. Бу яктан мин уңдым, якыннарымның җылы, ихлас тойгыларын тоеп яшим, алар хакына эшлим.

— Тикшерүче һөнәрен сайлавыгыз нәрсәгә бәйле?
— Туймазы шәһәрендә туып-үстем. 2004 елда БДУның «юриспруденция» бүлеген тәмамлап, Туймазыда участковый булып эшли башладым. 2005-2016 елларда тикшерүче, өлкән тикшерүче, тикшерү бүлеге начальнигы вазыйфаларын үтәдем. 2016 елның сентябреннән Октябрьский шәһәренең тикшерү бүлегендә хезмәт куям.

— Тикшерүчегә нинди сыйфатлар хас?
— Безгә халык белән тыгыз бәйләнештә эшләргә туры килә. Шуңа күрә иң тәү чиратта җаваплылык, сабырлык, кешеләр белән уртак тел таба белү, һөнәри осталык таләп ителә.

— Физик торышны ничек тәртиптә тотасыз?
— Бүлектә атна саен күнекмәләр үткәрелә. Тикшерү бүлегендә эшләүчеләргә яхшы физик халәттә булу мөһим, чөнки безнең эштә һәрвакыт хәвеф сагалый. Хәтта кабинетта утырганда да һөҗүмгә дучар булырга мөмкин. Бу — шәхси мисалдан чыгып әйтелгән фикер.

— Ял вакытларын ничек үткәрәсез?
— Гаиләм белән. Бергәләп чаңгы-тимераякта шуарга, саф һавада ял итәргә яратабыз.

— Бүлекнең 55 еллыгы уңаеннан хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?
— Иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, үзара татулык-бердәмлелек, ә якын кешеләребезгә түземлек телим. Шәһәребездә җинаятьләр саны кимесен, имин тормышта дус-тату мөнәсәбәттә яшик.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә җиңел булмаган хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын.

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: