Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
12 апрель 2018, 14:13

Ихтирамга лаек алар

Шәһәребезнең полиция бүлегендә «Совет милициясенә 100 ел» медальләрен тапшыру тантанасы үтте.

Шәһәребезнең полиция бүлегендә «Совет милициясенә 100 ел» медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
Мәгълүм булуынча, 2017 елда совет милициясе оешуына 100 ел тулды. Шушы дәвер дәвамында һәм бүгенге көндә дә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Ватанга тугрылыклы хезмәт итеп, халык иминлеген тәэмин итү буенча бурычын намуслы үти. Җинаятьчелек белән йөзгә-йөз килешеп, гаделлек өчен көрәш алып баручы көчле ихтыярлы, тәвәккәл кешеләр җәмәгать һәм дәүләт иминлеген саклау буенча үтә җаваплы вазыйфаны лаек башкара. Полиция хезмәткәрләре һәрдаим тәртип, законнар сагында, алар һәрвакыт алгы сызыкта. Бу анык чараларда чагыла: шәһәрдә иминлек тәэмин итү, җинаятьчеләргә каршы көрәш, кисәтү-аңлату эшләре.
Хөрмәтле кунакларга медальләр тапшыру йөкләмәсен Октябрьский эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Радик Еникеев һәм аның урынбасары Айдар Сибгәтуллин үтәде. Истәлекле бүләкләргә шәһәр ветераннар советы рәисе Юрий Корольков, офицерлар берләшмәсе рәисе Мәсгуть Галләмов, Сергей Молчанов, баш табиб Сергей Иванов, шәһәр эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Лёвкин, хакимият башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов, эчке эшләр министрлыгы пенсионеры отставкадагы полиция подполковнигы Наил Ишмаков, «Альтернатива» заводының генераль директоры Раил Фәхретдинов лаек булды.
Радик Идиятулла улы тантананы ачып, шәһәрнең эчке эшләр бүлеге ветераннарының тормыш-көнкүреше, аларның оператив-тикшерү эшенә бүген дә зур өлеш кертүе хакында бәян итте. Бүлек җитәкчелеге үз чиратында ветераннарга олы рәхмәтен җиткереп, хәзерге шәхси состав аларның эшен лаеклы дәвам итү өчен бар тырышлыгын куячагын белдерде.
Шунысын аерым билгелисе килә, ветераннар туплаган тормыш тәҗрибәсе яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Мисалга, полиция бүлегенә караган музейда даими рәвештә мәктәп укучылары һәм ВУЗ студентлары өчен күргәзмәләр оештырыла. Анда яшь буын вәкилләре шәһәрнең эчке эшләр органнарында хезмәт иткән, батырлык үрнәкләре күрсәткән якташлар турында мәгълүмат ала, тарихи сәхифәләр белән таныша. Моннан тыш, ветераннар көче белән балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрне кисәтү буенча күп чаралар оештырыла.

Читайте нас: