Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
8 февраль 2018, 17:18

Сайлаган һөнәргә тугрылык

Шәһәр эчке эшләр бүлегендә элек-электән күркәм гадәт яши — биредә һәр ветеранга юбилей уңаеннан хөрмәт күрсәтеп, тәбрикләүләр җиткерелә.

Шәһәр эчке эшләр бүлегендә элек-электән күркәм гадәт яши — биредә һәр ветеранга юбилей уңаеннан хөрмәт күрсәтеп, тәбрикләүләр җиткерелә.
Бүген бүлек җитәкчелеге һәм ветераннар советы вәкилләре тарафыннан ихлас котлау сүзләрен Рәшит Шәфыйков кабул итә. Хөрмәтле ветеран 70 яшьлек юбилеен билгели.
Рәшит Сабир улы 1948 елның 10 февралендә Бүздәк районының Келәтаяк авылында дөньяга килгән. Эчке эшләр органнарында 1970 елдан хезмәт куя. Башта Туймазы районында патруль-сак хезмәтендә эшли. Бик тиз арада җаваплылыгы, бурычларны җиренә җиткереп үтәве белән абруй казана. Ике елдан җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә инспектор вазыйфасына күчерелә. Шул ук чорда Алабуга шәһәренең милиция мәктәбенә укырга керә. 1973 елдан Шаран эчке эшләр бүлегендә өлкән инспектор булып эшли. Ә инде 1977 елда Рәшит Шәфыйков Октябрьскийга килә, башта балигъ булмаганнар эше буенча инспектор вазыйфасын үти. Ике елдан өлкән участок инспекторы була. 1994 елда ул кулга алынган җинаятьчеләрне вакытлыча тоту изоляторын җитәкли. Өч елдан майор дәрәҗәсендә лаек ялга чыга.
Рәшит Сабир улы эчке эшләр органнарында хезмәт иткән елларын сагынып искә ала. Бу өлкәдә эшләүчеләр, гадәттә, сайлаган һөнәренә гомер буе тугры калып, хезмәт бурычын үз-үзен аямыйча үти. Шуңа күрә алар өчен гаиләсенең, якыннарының теләктәшлеге аеруча мөһим. Бу яктан Рәшит ага бик бәхетле, чөнки аның тормыш иптәше һәрвакытта да иң зур ярдәмчесе, хуплаучысы була. Шәфыйковлар гаиләсенең шатлык-борчулары уртак, алар һәр мәсьәләне бергәләп чишә, иңне-иңгә куеп тату гомер итә. Ул һәм кызларына яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Рәшит Сабир улы бүгенге көндә дә күтәренке рух белән һәр туган көнгә шатланып яши. Аның эш-гамәлләре дә, уй-хыяллары да якты. Ул якташларының киләчәккә ышаныч белән иминлектә гомер итүләрен тели.


Ю. ВЕНЮКОВА, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.
Читайте нас: