Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
23 гыйнвар 2018, 17:09

Кеше эше белән матур

Илебездә 20 гыйнвар — Русия эчке эшләр министрлыгында эш башкару (делопроизводство) һәм режим хезмәте оештырылу көне буларак билгеләнә.

Илебездә 20 гыйнвар — Русия эчке эшләр министрлыгында эш башкару (делопроизводство) һәм режим хезмәте оештырылу көне буларак билгеләнә.
Шушы өлкәдә эшләүчеләргә җаваплылык, сабырлык, кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, үз хезмәтләрен җиренә җиткереп, яратып башкару хас.
Эш башкару һәм режим хезмәте — идарә итү системасының мөһим өлеше. Ул эчке эшләр органнарының тиз һәм нәтиҗәле оператив-хезмәт эшчәнлеген тәэмин итә. Әлеге бүлекчә тәү чиратта документлар белән эшләү, яшеренлек режимы тәэминатын күзәтү, халык мөрәҗәгатьләрен тикшерү-теркәү, шәхси кабул итүне оештыру өчен җаваплы. Эш башкаручыларның хезмәте нәтиҗәсе булып хокук тәртибен ныгыту, законнар үтәлешен һәм тотрыклылыкны, гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү тора.
Октябрьскийда эш башкару бүлеген күп еллар буе эчке эшләр хезмәте майоры Венера Мирьянова җитәкләгән. Кече инспектор Надежда Золотухина, өлкән эш башкаручы Фәридә Латыйпова һәм эш башкаручы Людмила Лобова яраткан хезмәтләренә 15 елдан ашу гомерен багышлаган.
Бүгенге көндә шәһәр эчке эшләр бүлегенең эш башкару хезмәте инспектор — эш башкару һәм режим төркеме җитәкчесе, майор Эльвира Солтанова кул астында эшли. Эльвира Алексеевна эчке эшләр органнарында хезмәт юлын 2003 елдан өлкән сорау алучы вазыйфасында башлый. 2013 елда эш башкару хезмәтенә күчә. Бүген аның җитәкчелегендә бүлектә өлкән эш башкаручы Светлана Сибәгатуллина һәм эш башкаручы Алина Җиһаншина намуслы хезмәт куя.
Шәһәребезнең эш башкару һәм режим хезмәтендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итәбез. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, яхшы нәтиҗәләр телибез.


Ю. ВЕНЮКОВА,
эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.
Читайте нас: