Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
15 гыйнвар 2018, 16:45

Прокуратурада 15 минут

Прокуратурада хезмәт итүчеләрнең көн тәртибе минутлап бүленгән. Монда җитди, уйчан, үз-үзләренә таләпчән кешеләр эшли. Әмма һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан очрашып сөйләшергә дигән ниятемне кире какмадылар: 15 минут вакыт табылды.

Прокуратурада хезмәт итүчеләрнең көн тәртибе минутлап бүленгән. Монда җитди, уйчан, үз-үзләренә таләпчән кешеләр эшли. Әмма һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан очрашып сөйләшергә дигән ниятемне кире какмадылар: 15 минут вакыт табылды.
Ел башында гадәттәгечә узган елга йомгак ясыйлар, нинди генә тармакны алма бар җиргә хас үзенчәлек бу. Безнең шәһәрдә прокурор вазыйфасын вакытлыча башкаручы Денис Агапитов белән бүгенге әңгәмәбез дә 2017 елдагы эш нәтиҗәләре турында.
— 2017 ел чагыштырмача тыныч булды. Тыныч дигәч тә, прокуратурада эш бетеп, кулларын кушырып утырганнар икән дип уйламагыз. Резонанслы, зур-зур томлы җинаять эшләре теркәлмәде дигән сүз ул. Мәсәлән, 2016 елда аеруча авыр 10 җинаять эше алып барылган булса, узган елда, бәхеткә каршы, андый хәл булмады. Законнар буенча ел да үзгәрешләр булып тора. Генераль прокуратура тарафыннан эшебезгә таләпләр артты. Хәзер тикшерүләрнең күбесе прокуратурадан алынды. Без башлыча хезмәт хакы түләнмәү, коррупция буенча оештырылган тикшерүләрдә катнашабыз. Чөнки күзәтчелек итүче (экологический надзор һ. б.), һәр тармак буенча төрле инспекцияләр (жилищная инспекция һ. б), бихисап күп оештырылды, прокуратура шушы хезмәтләрнең эшен күз уңында тотарга бурычлы.
Тәүге тапкыр җинаять кылган (караклык, мәсәлән) кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылмый, аңа иң элек административ җаваплылык каралган. Әгәр шул ук кеше кабат закон боза икән, шул чагында гына без аны җинаять җаваплыгына тарттырырга хокуклы. Монысы да бер үзгәреш эшебездә.
Халыктан килгән дәгъвалар саны кимеде. Моны без халык белән оештырылган кайнар элемтәләр, шәхси очрашулар нәтиҗәседер дип уйлыйбыз. Безнең эш өндәмәсе — мөмкин кадәр халык белән күбрәк аралашырга, очрашырга, аңлату эше алып барырга. Күп нәрсә законнарны белмәгәннән килеп чыга.


— Денис Геннадьевич, ел чагыштырмача тыныч үткәч, димәк, җинаятьләр саны да кимегән? Бу нәрсәләрдә чагыла һәм ни белән аңлатыла?
— Әйе. Җинаятьләр саны кимеде. Быел прокурор катнашлыгында 274 җинаять эше тикшерелде. 2016-2017 елларда суд тарафыннан кабат җинаять юлына басканнарның күбесе хөкем ителде, башкача әйтсәк, рецедивистларның байтагы әлеге вакытта утыра. Моннан тыш, хокук саклау органнары тарафыннан кисәтү эше яхшы оештырылган. Балигъ булмаганнар арасында да актив эш алып барыла. Мәктәпләрдә, урта уку йортларында семинарларда даими катнашабыз. Шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы чаралар планы буенча эшлибез. Җинаятьләрнең күбесе наркоманнар тарафыннан кылынуны күз уңында тотып, судка җинаять эшен тапшырганда, хөкем карарын чыгарган вакытта, наркоманлыктан дәвалауны да билгеләүне сорыйбыз.

— Иң күп эшләр кайсы тармакка кагылышлы?
— Әлбәттә, торак-коммуналь хуҗалыкка, хезмәт хакы буенча тупланган бурыч буенча. Кайбер очракларда өлкән яшьтәгеләр кертелгән яңалыкларны аңлап бетермиме, әллә кабул итәргә теләмиме, дөрес гамәлләрне дә озаклап аңлатырга туры килә. Тарифлар көн дә арта, халыкта бу ризасызлык тудыра. Соңгы вакытта табигатьне саклау буенча законнар үтәлешенә игътибар артты. Коррупция буенча 2017 елда суд тарафыннан 6 җинаять эше каралды. «Комфорт» торак милекчеләр ширкатенә ничә еллар дәвамында шикаятьләр килеп торды, озакламый аның җитәкчесенә карата суд хөкем карары чыгарачак. Халыктан җылылык өчен җыелган акчаны башка максатта файдалану аркасында, «Октябрьсктеплоэнерго» предприятиесенә 5 млн. зыян салынган.
Читайте нас: