Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
8 гыйнвар 2018, 13:43

Ышанычлы дус — җанлы хәзинә

Бүген гәзитебездә гадәти булмаган кунаклар.

Бүген гәзитебездә гадәти булмаган кунаклар.
Безнеңчә сөйләшә белмәсәләр дә, кайбер затлардан күпкә акыллырак һәм тугрырак та алар. Мәкаләбез геройлары бик хәвефле, шул ук вакытта ихтирамга лаек хезмәт белән мәшгуль — алар шәһәребез иминлеге сагында тора. Кемнәр икән бу дисезме? Ашыкмагыз, хәзер белерсез.
Хезмәттәшәләре аларны «дүртаяклы полиция вәкилләре» дип тә йөртә. Әйе, дөрес сиземлисез, сүз кинолог этләре хакында бара. Яңа 2018 ел символы булган батыр дусларыбыз турында ничек инде язмыйча калырга мөмкин?
... Ял көненең иртәсе булуга карамастан, шәһәр питомнигында күңелле шау-шу: кемдер хезмәткә барырга әзерләнә; кемдер вольердагы хайваннар белән мәш килә; эшкә чыгасын сиземләгән этләрнең түземсезләнеп өргәннәре ишетелә.
Беренче булып мине кап-кара төстәге мәһабәт гәүдәле эт каршы алды. Дөресен әйткәндә, мин беразга гына югалып калдым: таныш булмаган кешегә шат булырмы бу, янәсе. Әмма махсус өйрәтелгән хайваннар чыннан да бик акыллы икән. Кара эт тә миңа сынаулы караш ташлап алды да, хәвеф-хәтәр килмәвен аңлап, китеп тә барды.
Бу арада яныма кинолог та килеп җитте. Данил Рәфис улы Вәлиуллин бүлектә 2015 елдан өлкән инспектор вазыйфасын башкара. Аның белән шушы хезмәт үзенчәлекләре турында әңгәмәләшеп алдык.


— Кинолог этләренә шәһәрдә эш күпме?
— Питомникта бүген барысы 9 эт тотыла, алар 4 юнәлештә эшли: гомум эзләү (җинаятьчене тоткарлау; кеше талау, урлашу, тәртипсезлек очраклары); шартлаткыч, корал, сугыш кирәк-яраклары; наркотик һәм психотроп матдәләр; мәетләр эзләү. Дүртаяклы дусларыбыз безнең белән берлектә тәүлек әйләнәсенә хезмәт итә, дияргә мөмкин. Мисал өчен, 2017 елның 11 аенда кинолог этләре ярдәмендә 71 җинаять эше ачыкланган. Шул исәптән наркотик матдәләр табу — 7 очрак; шартлаткычлар — 1; калган очраклар гомум эзләү чараларына карый.

— Бүлеккә эшкә килүегез тарихы?
— Полициядә хезмәт итү турында балачактан хыялландым. Уфа юридик институтын тәмамлагач, 2002 елдан эчке эшләр органнарында эшли башладым. Башта җинаятьләрне ачу бүлегендә хезмәт куйдым. Хайваннар белән эшләп карау уе бар иде, ниһаять, моны тормышка ашыру форсаты чыкты — кинология бүлегенә күчтем. Уфада кинологлар мәктәбендә дә укып чыктым. Безнең хезмәткә җинаять урынында эшләүдән тыш, этләрне ашату, аларны карап-тәрбияләү, күнекмәләр үткәрү дә керә. Махсус үзәктә «белемен камилләштереп» кайткан этләр белән һәрвакыт шөгыльләнеп, күнегүләр уздырып торырга кирәк. Бүгенге көндә төркемебездә 4 кеше эшли, шәхсән миңа 2 эт (гомум эзләү һәм наркотиклар буенча) беркетелгән.

— Яхшы кинолог нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Хайваннарны хөрмәт итмәгән, яратмаган кеше кинолог булалмый. Иң мөһиме — этләр белән эшләргә теләк булу, аларны үз итү, тоемлау. Кинолог булу өчен ныклы холык-фигыль дә кирәк. Ул дүртаяклы дустын үзен бер караштан аңларга да, «ят» сүзенә ятарга, «тор» диюгә торырга, «эзлә» дигәч эзләргә дә өйрәтергә тиеш. Этне хезмәткә яраклы итү җиңелдән түгел, шуңа күрә сабыр, тыныч холыклы булу зарур. Ә инде аны кулга ияләштереп, яхшы мөнәсәбәт урнаштырсаң, аннан да тугрырак дустың булмаячак. Берникадәр вакыттан ул синең күз карашыңны тоеп, хәтта кәефеңне дә сиземли башлаячак. Мондый бәйлелек булганда бернидән курыкмыйча хезмәткә чыгарга була.

— Этләрне ияләштерү, күнекмәләргә өйрәтү ни рәвешле үтә?
— Аларны кечкенәдән үк беркетеләчәк хезмәткәргә тапшыралар. Ягъни, хезмәтчән эт кинолог белән бергә күнекмәләр ясый, тиешле өлкәдә белем ала.
Исемне көчекләргә питомникта тугач ук бирәләр. Аларны ис танырга, ис буенча эзләргә өйрәтәләр. Хезмәткә өйрәтү гади командалардан башлана. Күнекмәләрне даими кабатлау зарур. Шулай ук төрле ярышларда катнашу, тәҗрибә уртаклашу да кирәк (мисал өчен, ел саен Уфага, кинологлар бәйгесенә барабыз, бүләкле урыннарга ирешеп, Мактау кәгазьләре алганыбыз бар).

— Хезмәткә яраклы хайваннар ничек сайлана?
— Этләрнең сау-сәламәт, яхшы токымлы булуы шарт. Питомниктагы хайваннарның күпчелеге нәселдән килгән сыйфатларга ия. Хезмәткә алыныр алдыннан алар бихисап тикшерүләр уза. Гомумән, этләр полициядә 10 елдан ашу хезмәт итәргә дә мөмкин. Бу тәү чиратта аның халәте һәм токымына бәйле.

— Батырлык мисаллары турында сөйләмәссезме?
— Кинолог эте эшкә чыккан саен батырлык кыла дияр идем. Чөнки аңа хезмәт бурычын үтәгәндә даими хәвеф яный. Мәсәлән, этләр еш кына җинаятьчене тоткарлауда катнаша. Җинаять өстендә тотылган затның коралланган булуы да мөмкин, моны беркем дә анык белми. Шулай ук шикле матдәләр, сумка-пакетлар турындагы хәбәрләр еш килә. Монда да этләр гел алдан йөреп, безне куркынычтан аралый.

— Этләр белән мөгаләмәдә нәрсәләрне белү зарур?
— Бу җан ияләре никадәр тыңлаучан, акыллы булсалар да, аларга карата тупас кыланырга, орышырга, кыйнарга ярамый. Күп очракта этләрнең агрессивлыгына кешеләр үзләре сәбәпче була. Шушы сизгер затлар яратмауны, начар кәефне бик тиз тоя. Каршыгызга таныш булмаган эт килеп чыкса, куркуыгызны күрсәтмәгез, аннан йөгереп качмагыз. Тыныч булыгыз, адымнарыгызны акрынайтыгыз. Тик торган кешегә гадәттә эт ташланмый.

— Питомникта ял вакытлары ничек үтә?
— Дүртаяклы дусларыбыз гел хезмәт белән генә мәшгуль дип уйлый күрмәгез. Аларны ял иттерү, күңелләрен күтәрү мөһим. Бу аеруча яшь этләргә кагыла, мондыйларга уйнарга, аралашырга кирәк. Көчекләр вольерда калган вакытта ямансулый, хуҗасын сагына, ул килүгә инде бик шатлана. Хезмәттән буш арада «тәрбияләнүче»ләребезгә җиңелчә күнекмәләр үткәрәбез, саф һавада йөртәбез.

— Кешеләр этләрдән нинди үрнәк ала?
— Дүртаяклы дусларыбызны иң ихлас, тугрылыклы затлар дип әйтер идем. Аларда икейөзлелек юк, кемнедер яраталар икән, бу инде гомерлеккә. Шушы җан ияләреннән дә ышанычлы дус булмый дип саныйм. Этләрдәге уңай сыйфатларны балалар да күреп-аңлап торсын, үзләренә фәһем алсын өчен без даими рәвештә белем бирү учреждениеләрендә очрашулар үткәрәбез, осталык дәресләре бирәбез.

— Данил, сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә җиңел булмаган эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, түземлек, ә инде кешеләр иминлеге сагында торган дүртаяклы дусларыбызга һәрвакыт шундый тырыш, җаваплы булуларын телибез!
Читайте нас: